Административ-территориаль буйсынуы

1840 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Вәлиев хуторы буларак билгеле.

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Каратай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Яңа Чыршылы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Ватан” колхозы оештырыла, 1950 елда “Трудолюбец” колхозы (Яңа Чыршылы поселогы) белән берләштерелә, 1960 елдан – “Путь к коммунизму” колхозы (Яңа Чыршылы поселогы, Алёшкино, Горкино, Кузайкино авыллары), 1967 елдан – “Яңа Чыршылы” совхозы, 2003 елдан “Яңа Чыршылы” күмәк предприятиесе составында. 2005–2015 елларда – “Чулпан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Мәдәният

Поселокта “Заһид Ислам” мәчете (2016 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Вәлиев чишмәсе” бар.

Халык саны

1897 елда – 56,
1920 елда – 94,
1926 елда – 115,
1949 елда – 108,
1958 елда – 150,
1970 елда – 121,
1979 елда – 69,
1989 елда – 25,
2002 елда – 15,
2010 елда – 27,
2017 елда – 40 кеше (татарлар).