Тарихы

1730 еллардан мәгълүм; 1920 елларга кадәр – Шугышлы. Революциягә кадәрге чыганакларда Надырова буларак та билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук Бөгелмә өязе авылларында йорт салу эше тарала.

XX йөз башында 3 мәчет, 3 су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 3410 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Cпиридоновка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Сугышлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Батрак” (соңрак – “Индустрия”) һәм Кызыл Шушма” колхозлары оештырыла. 1950 елда Калинин исемендәге колхозга берләштереләләр, 1994 елдан – Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2008 елдан – “Родник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1971 елдан – урта мәктәп, соңрак тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында Сугышчан һәм хезмәт даны музее (1998 елдан, оештыручысы – Р.Ф.Солтанова) эшли.

Шулай ук балалар бакчасы (1976 елдан, 1999 елдан яңа бинада, 2008 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты, китапханә (1955 елдан, 1976 елдан яңа бинада), мәчет (2018 елдан) бар.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Тактауш чишмәләре” (скульптор – Р.Х.Нигъмәтуллина, рәссам – В.Рогожин), “Сугышлы чишмәсе”.

Күренекле кешеләре

Ә.З.Галиев (1932 елда туган) – нефтьче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган нефтьчесе, Лениногорск шәһәренең мактаулы гражданы, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Ш.Г.Галиев (1919–1988) – машинист, Социалистик Хезмәт Герое;

Г.Г.Гафиятуллин (1913–1944) – сержант, Советлар Союзы Герое, Казан, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт шәһәрләрендә аның исеме белән аталган урамнар бар, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә һәм Псков өлкәсенең Великие Луки районы Овсище авылында һәйкәлләр куелган;

Җ.Х.Дәрзаманов (1945–2019) – язучы, җәмәгать эшлеклесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

З.С.Зәйнагов (1926–1999) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое;

Ф.С.Фасиев (1925–2016) – тел галиме, филология фәннәре кандидаты, СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре (1955–1986 елларда);

Ә.Х.Хәйруллин (1941 елда туган) – авиация төзелешендә автоматлаштырылган сынау системалары өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Кама инженер-икътисад академиясе ректоры (1996–2007 елларда), Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы;

М.Х.Хәлиуллин (1916–1983) – очучы, Советлар Союзы Герое, подполковник, Ленин, Кызыл Байрак (өч тапкыр), Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Бөгелмә, Лениногорск, Чаллы шәһәрләрендә аның исеме белән аталган урамнар бар, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә бюстлары куелган.

Халык саны

1746 елда – 30,
1785 елда – 91 ир-ат;
1795 елда – 306,
1859 елда – 391,
1889 елда – 1252,
1897 елда – 1653,
1910 елда – 2268,
1920 елда – 2268,
1926 елда – 1452,
1938 елда – 1341,
1949 елда – 1241,
1958 елда – 1176,
1970 елда – 1057,
1979 елда – 832,
1989 елда – 577,
2002 елда – 577,
2010 елда – 514,
2017 елда – 531 кеше (татарлар).