Биографиясе

1921 елның 15 сентябре, Чистай кантоны, Николаевский Баран авылы, хәзерге  Алексеевск районының Арбузов-Баран авылы составында — 1958 елның феврале, шунда ук.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында колхозда тракторчы булып эшли.

1941 елның апреленнән Кызыл Армия сафларында.

1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2 нче гвардия армиясенең 263 нче укчы дивизиясе 995 нче укчы полкта орудие командиры. Дон, Сталинград, Көньяк, 1 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943), Донбасс, Мелитополь (икесе дә — 1943), Шяуляй, Мемель (икесе дә — 1944) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Балтыйк буен азат итү сугышларында батырлык күрсәтә. 1944-1945 елларда Литва һәм Көнчыгыш Пруссия территорияләрендә барган сугышларда 12 һөҗүмне кире кайтара, 4 танк, туп, үзйөрешле туп, бронемашина, 5 бронетранспортёр, пехоталы 5 автомашина, 4 пулемёт һәм 80 фашистны юк итә.

1945 елда демобилизацияләнә.

1947-1948 елларда җитәкчеләр курсларында укый (Казан). 1948-1952 елларда Арбуз-Баран авыл советы рәисе, 1953-1958 елларда «Волна революции» колхозы рәисе булып эшли.

Бүләкләр

Ленин ордены, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Дан ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында Герой истәлегенә Мемориаль комплекс территориясендә, И.Е.Кочнев исемен йөртүче 2 нче урта мәктәп бинасында мемориаль такталар; Арбузов-Баран авылында Герой җирләнгән урыннан ерак түгел һәйкәл куела.

Әдәбият  

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 218;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 82.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина