Биографиясе

1874 елның 30 августы, Вятка губернасы Слободской шәһәре — 1942 ел, Киров шәһәре.

Казанның Өченче ир балалар гимназиясен (1892), Харьков технология институтын (1898) тәмамлый.

1898–1900 елларда Казан сәнәгать училищесендә механика, геометрия, сызым укыта.

1903 елда Петербург электротехника институтын тәмамлый, 1904 елдан шунда ук, телефон элемтәсе кафедрасында эшли (1903–1904 елларда Баш почта һәм телеграфлар идарәсенең телефон бүлеге башлыгы ярдәмчесе). 1914–1917 елларда Вятка шәһәрендә шәһәр архитекторы ярдәмчесе, шәһәр телефон станциясе хезмәткәре. 1918–1932 елларда Вятка Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советында һәм Вятка губеләнасы Халык хуҗалыгы советында: электрлаштыру һәм җирле телефон челтәрен үстерү белән шөгыльләнә. Полумордвинов «Телефот» аппаратының (1899), тавыш һәм сурәтне бер үк вакытта тапшыру аппаратының (1903), оптик тавыш яздыру җайланмасының (фотофонограф) схемаларын һәм конструкцияләрен төзи, телефон элемтәсе системасы өчен күп кенә камилләштерүләр тәкъдим итә.

1 нче Бөтенроссия электротехниклар съезды (Санкт-Петербург, 1899) һәм 1 нче Бөтендөнья электротехниклар конгрессы (Париж, 1900) эшендә катнаша.

Әдәбият  

Орлова А.Ф. Время и связь: Очерки по истории связи в ТАССР. К., 1988;

Лейтес Л.С. К 100-летию изобретения А.А.Полумордвиновым первой системы цветного телевидения // Техника кино и телевидения. 2000. № 4.