Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Шөгер волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Керкәле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Байрак” колхозы оештырыла, 1956 елдан – “Ярыш” колхозы (Керкәле авылы), 2010 елдан “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Күренекле кешеләре

К.Н.Тәхәветдинов (Касыйм Тәхәү) (1925–2018) – журналист, язучы, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе.

Халык саны

1926 елда – 412,
1938 елда – 397,
1949 елда – 344,
1958 елда – 281,
1970 елда – 222,
1979 елда – 133,
1989 елда – 50,
2002 елда – 39,
2010 елда – 36,
2017 елда – 27 кеше (татарлар).