- РУС
- ТАТ
Татарстанның Лаеш районындагы поселок. Лаеш шәһәреннән 12 км төньяктарак урнашкан
1918 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1922 елда) нигез салына.
Оештырылган вакытыннан ТАССРның Лаеш кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.
Хәзер Александровка авыл җирлеге үзәге.
Совхоз 1918 елда 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре П.В.Щетинкин биләмәсенә кергән җирләрдә оештырыла (беренче рәисе – патша армиясенең элекке офицеры В.М.Репин), 1922 елда – Урта Девятово орлыкчылык хуҗалыгы, 1925 елда Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге орлыкчылык хуҗалыгы итеп үзгәртелә.
1930 елдан Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге дуңгызчылык совхозы буларак билгеле. 1943 елда совхоз Татарстан дуңгызчылык тресты системасыннан Казанның 237 нче заводына ярдәмче предприятие итеп бирелә. 1950 елда – совхозга Горбунов исемендәге 2 нче совхоз (Иске Пристань авылы), 1956–1957 елларда күрше совхозлар (Югары Кармачы, Түбән Кармачы, Державин, Емельяново, юкка чыккан Урта Кармачы авыллары) кушыла.
1965 елда совхоз ике совхозга бүленә: 25 Октябрь исемендәге совхоз (Александровка, 25 Октябрь исемендәге поселоклар, Бутыри, Державин, Түбән Кармачы авыллары) һәм “Россия” совхозы (Емельяново, Урта Девятово, Смолдеярово авыллары). 1965 елда 25 Октябрь исемендәге совхоз Татарстанның “Птицепром” системасына 25 Октябрь исемендәге кошчылык совхозы буларак бирелә (йомырка җитештерелә).
Хәзер поселокта “Лаеш” кошчылык комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте предприятиесе эшли (2018 елда “Державин” кошчылык фабрикасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә).
1934 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1955 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1956–1957 елларда) җидееллык (1975 елда яңа бина төзелә), 1978 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1994–1999 елларда мәктәп базасында Агролицей эшли.
Поселокта мәдәният йорты (1965 елдан), китапханә (1918 елдан, 1965 елдан мәдәният йорты бинасында), “Солнышко” балалар бакчасы (1976 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, “Әхмәтзаһир” мәчете (2006 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында “Импульс”, “Индиго”, “Смайлики”, “Солнышко”, “Искра”, “Мечта” балалар коллективлары эшли (барысы да – 2014 елдан).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.