Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Кармачы исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 204 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Александровка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1956–1957 елларда поселок Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге совхоз (Александровка, 25 Октябрь исемендәге совхозы поселоклары, Бутыри, Владимировка (юкка чыккан), Державин, Емельяново, Смолдеярово, Урта Девятово авыллары) составына керә. 1995 елда “25 Октябрь” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә.

Күренекле кешеләре

Л.В.Карташов (1870–1963) – табиб, Сембер губернасыннан 2 нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, Абхазиянең атказанган табибы.

Халык саны

1859 елда – 109,
1884 елда – 131,
1897 елда – 89,
1908 елда – 87,
1920 елда – 91,
1926 елда – 126,
1938 елда – 92,
1949 елда – 138,
1958 елда – 117,
1970 елда – 64,
1989 елда – 20,
2002 елда – 8,
2010 елда – 2,
2017 елда – 2 кеше (руслар).