Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында, Таишев бакыр заводы өчен руда чыгаручылар поселогы буларак нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Завод ябылганнан соң, халкы игенчелек, эрләгән җеп һәм киндер тукыма ману, Вятка елгасы буендагы суднолар һәм урман сәнәгате хуҗаларына киндердән аркан һәм корабль баулары ишеп сату белән шөгыльләнә.

XIX йөз ахыры – XX йөз башында поселокта сәүдәгәр Родыгиннарның киез аяк киеме фабрикасы эшли.

Халкы Кукмара авылы Петропавел чиркәве приходына карый.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 236,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1929 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Меринов волостена керә. 1929 елдан – Вятка округы, 1930 елдан – Түбән Новгород, 1934 елдан – Киров крайлары, 1936 елдан – Киров өлкәсе составында, 1951 елның 21 июненнән – Кукмара районында.

Хәзер Зур Кукмара авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1951 елдан поселок “Кызыл Кукмара” колхозы составына керә (Зур Кукмара авылы), 1959 елдан – XXI партсъезд исемендәге колхоз (Зур Кукмара авылы), 1993 елдан – “Зур Кукмара” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2000 елдан – “Мирас” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2016 елдан “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Поселокта мәчет (2008 елдан) эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1859 елда – 313,
1891 елда – 361,
1904 елда – 238,
1958 елда – 132,
1970 елда – 121,
1979 елда – 119,
1989 елда – 102,
2002 елда – 225,
2010 елда – 252,
2017 елда – 293 кеше (татарлар).