Тарихы

1625 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет (1929 елда яна), су тегермәне, вак-төякләр кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 471,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Ятмас-Дусай авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ак Чишмә” колхозы оештырыла, 1957 елдан – “Нырты” совхозы (Нырты совхозы поселогы), 1983 елдан – “Дусай” совхозы (Ятмас-Дусай авылы) (1994 елдан – “Дусай” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Дусай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2002 елдан – “Мишә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Дружба” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Мишә” бүлеге), 2017 елдан – “Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1939–1975 елларда – авылда башлангыч мәктәп, 1993–2009 елларда клуб эшли.

Төзекләндерелгән “Үзбәк чишмәсе” бар.

Халык саны

1782 елда – 36 ир-ат;
1859 елда – 143,
1897 елда – 246,
1908 елда – 226,
1920 елда – 221,
1926 елда – 229,
1949 елда – 167,
1958 елда – 141,
1970 елда – 149,
1979 елда – 107,
1989 елда – 64,
2002 елда – 43,
2010 елда – 26,
2017 елда – 15 кеше (татарлар).