Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Вершины Китяка, Вершина Китяк исемнәре белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 186 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Китәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Сәрдекбаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Берлек” колхозы (авыл хуҗалыгы артеле) оештырыла, 1943 елдан –“Трактор” колхозы (Яңа Сәрдек авылы), 1960 елдан – “Россия” колхозы (Сәрдекбаш авылы), 1994 елдан – “Уңыш” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, (2003 елдан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Уңыш” бүлеге), 2014 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 57,
1887 елда – 82,
1920 елда – 140,
1926 елда – 141,
1938 елда – 108,
1949 елда – 90,
1958 елда – 79,
1970 елда – 84,
1979 елда – 64,
1989 елда – 37,
2002 елда – 31,
2010 елда – 26,
2017 елда – 26 кеше (татарлар).