Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп (1908 елдан, беренче укытучысы, имам хатиб һәм мөдәррисе – Х.Төхбәтуллин), 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 989,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Лыябаш-Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Кәркәүч авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1934 елда авылда “Кызыл сукачы” колхозы оештырыла, 1955 елдан – Тукай исемендәге колхоз (Кәркәүч авылы), 1962 елдан – “Ударник” колхозы (Кәркәүч авылы), 1993 елдан – Тукай исемендәге күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе (2003 елдан – “Тукай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда башлангыч мәктәп ачыла (1975 елда яңа бина төзелә).

Авылда шулай ук клуб (1969 елдан), балалар бакчасы (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан яңа бинада), мәчет (1994 елдан) бар.

Төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Салкын чишмә” һәм “Афзал чишмәсе”.

Күренекле кешеләре

Б.Г.Хәсәнов (1962 елда туган) – запастагы медицина хезмәте полковнигы.

Халык саны

1782 елда – 45 ир-ат;
1859 елда – 482,
1897 елда – 764,
1908 елда – 844,
1920 елда – 951,
1926 елда – 992,
1938 елда – 400,
1949 елда – 334,
1958 елда – 550,
1970 елда – 570,
1979 елда – 445,
1989 елда – 374,
2002 елда – 379,
2010 елда – 390,
2017 елда – 368 кеше (татарлар).