Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тире иләү һәм тегүчелек-баш киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1889 елда ачыла), су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 662,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан – Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Югары Чура авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Дуслык” колхозы, 1955 елдан – “Заветы Ильича” колхозы (Югары Чура авылы), 1994 елдан – “Дуслык” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе (2003 елдан “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2005 елдан – “Намус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Лельвиж” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2012 елдан “Лельвиж” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2013 елдан Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла (1974–1987 елларда эшләми), 1987 елда бинасы төзелә.

Авылда шулай ук балалар бакчасы (1988 елдан), клуб, фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә – 1996 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 99 ир-ат;
1859 елда – 279,
1897 елда – 439,
1908 елда – 471,
1920 елда – 503,
1926 елда – 528,
1938 елда – 428,
1949 елда – 332,
1958 елда – 266,
1970 елда – 234,
1979 елда – 208,
1989 елда – 227,
2002 елда – 271,
2010 елда – 262,
2017 елда – 278 кеше (керәшен татарлар).