Тарихы

Якынча 1860 елда Зур Сәрдек авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 570,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Сәрдекбаж волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Сәрдекбаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931елда “Берлек” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, 1943 елдан –“Комбайн” авыл хуҗалыгы артеле, 1952 елдан – “Трактор” колхозы (Яңа Сәрдек авылы), 1960 елдан – “Россия” колхозы (Сәрдекбаш авылы), 1994 елдан – “Уңыш” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, (2003 елдан “Уңыш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Уңыш” бүлеге), 2015 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла (1971 һәм 2007 елларда биналары төзелә).

Авылда шулай ук клуб (1977 елдан, 2008 елдан яңа бинада), китапханә (2008 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2010 елдан), мәчет (2006 елдан) бар.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Чәти чишмәсе”, “Шәйдәүләт чишмәсе” (чишмә һәм аның янындагы каен аллеясы авыл халкы тарафыннан истәлекле урын санала) һәм “Урман чишмәсе”.

Авыл зираты территориясендә XIX йөзгә нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 3 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Ш.Рәхмәтуллин (1952 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Кукмара муниципаль районы башлыгы (2005–2014 елларда), ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1905 елда – 227,
1920 елда – 330,
1926 елда – 354,
1938 елда – 404,
1949 елда – 371,
1958 елда – 282,
1970 елда – 322,
1979 елда – 269,
1989 елда – 233,
2002 елда – 259,
2010 елда – 233,
2017 елда – 258 кеше (татарлар).