Тарихы

1678 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон тетү һәм киез итек басу кәсепчелеге тарала.

1886 елда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (катнаш бер сыйныфлы), 1912 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авылда 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 582,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Нырья авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красная Звезда” колхозы оештырыла, 1964 елдан – “Рассвет” колхозы (Нырья авылы), 1994 елдан – “Рассвет” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Рассвет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан “Рассвет” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930–2012 елларда башлангыч мәктәп эшли (1993 елда яңа бина төзелә).

Фельдшер-акушерлык пункты (1993 елдан), балалар мәйданчыгы (2016 елдан) һәм төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 76 ир-ат;
1859 елда – 259,
1897 елда – 366,
1908 елда – 446,
1920 елда – 440,
1926 елда – 400,
1938 елда – 472,
1949 елда – 362,
1958 елда – 227,
1970 елда – 176,
1979 елда – 131,
1989 елда – 112,
2002 елда – 111,
2010 елда – 90,
2017 елда – 74 кеше (удмуртлар).