Биографиясе

1848 елның 6 (18) гыйнвары, Тамбов губернасының Усмань шәһәре — 1917 елның 1 ноябре, Казан.

Харьков университетын тәмамлый (1869). 1870 елдан Петербург университетының А.М.Бутлеров лабораториясендә эшли.

1873 елдан Казан университетында, профессор (1884), бер үк вакытта, 1884–1912 елларда, Казан ветеринария институтында химия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре чиксез углеводородлар, спиртлар, терпеннар, эфир майлары химиясенә карый. Флавицкий амил спиртларының берсен синтезлый. Чикле бер атомлы спиртларның изомерлары санын билгеләү ысулын тәкъдим итә. Француз химигы Ш.А.Вюрц тапкан амиленгидратның изопропилэтиленга әйләнеп дегитратланучы өченче дәрәҗә амил спирты («Флавицкий амилены») булуын күрсәтә. Изомер углеводородларының иң тотрыклы формасы соң дәрәҗәдә метиллаштырылган углеводород, мәсәлән, пентаннар арасында тетраметилметан була дигән кагыйдәне формалаштыра; бу кагыйдә изомеризация реакцияләренең юнәлешен алдан күрергә һәм чылбыр азагында метил группалары булган җылыга чыдам кумуленнар синтезлауга юл ача. Каты матдәләрнең үзара тәэсирләшүен тикшерә, сыйфат анализы ясар өчен кесә лабораториясен эшли (патенты чит илдә бирелә, Россиядә исә Флавицкийга патент бирү тәкъдиме кире кагыла). Терпеннар химиясе өлкәсендә фәнни юнәлешкә нигез сала, аларның классификациясен тәкъдим итә, беренче буларак моноциклик һәм бициклик терпеннарның үзара әверешләрен башкара, пиненнән оптик актив лимонен алуга ирешә. Ылыслы агачны киртләү белән шөгыльләнә, сумалаларны тикшерә. Флавицкий тикшеренүләренең нәтиҗәләрен илнең урман химиясен үстерүдә кулланырга тырыша, ләкин чиновниклар аңа ярдәм итүдән баш тарта. Флавицкийның химик формалар теориясе, эретмәләрнең химик теориясе буенча, криогидратлар һәм эвтектикалар өлкәсендәге хезмәтләре булуы мәгълүм. Истәлеге

Аның хөрмәтенә Казан университетының Химия институты бинасына мемориаль такта куела.

Хезмәтләре

Связь форм кислородных и водородных соединений // Журн. Рус. физ.-хим. об-ва. 1891. Т. 23; 

Классификация галоидных солей по теории химических форм // Журн. Рус. физ.-хим. об-ва. 1893. Т. 25; 

Общая или неорганическая химия. К., 1907.

Әдәбият

Ключевич А.С. Флавиан Михайлович Флавицкий. К., 1978; 

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.