Административ-территориаль буйсынуы

1929 елда Зур Сәрдек авылыннан күченеп килүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Мамадыш кантоны Сәрдек волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Сәрдекбаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Каенлык” колхозы оештырыла, 1952 елдан – “Тырыш” колхозы (Сәрдекбаш авылы), 1960 елдан – “Россия” колхозы (Сәрдекбаш авылы), 1994 елдан – “Уңыш” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе (2003 елдан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Уңыш” бүлеге), 2014 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2018 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда клуб (1986 елдан), мәчет (1998 елдан) бар.

Халык саны

1938 елда – 245,
1949 елда – 223,
1958 елда – 173,
1970 елда – 167,
1979 елда – 144,
1989 елда – 138,
2002 елда – 131,
2010 елда – 129,
2017 елда – 104 кеше (татарлар).