Тарихы

XVII йөзнең беренче яртысына кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда “деревня по конец оврага Балыкла” исеме белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше, мич чыгару, слесарьлык эше, киез-киез итек басу кәсепчелеге, сәүдә итү тарала.

1743 һәм 1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда мәчет (1814 елда Гарифулла бай акчасына төзелә; 1987 елда сүтелә), мәктәп, су тегермәне, 3 ярма яргыч, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1187,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Олыяз авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Большевик” колхозы (беренче рәисе – А.Ш.Шәрипов) оештырыла, 1951 елдан – Ленин исемендәге колхоз (Олыяз авылы) 1961елдан – “Урал” колхозы (Олыяз авылы), 1993 елдан – “Урал” крәстиян хуҗалыгы берләшмәсе, 2002 елдан – “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы күбесенчә кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1924 елдан, беренче укытучысы – Г.Бикчәнтәев; 1940–1980 елларда башта элекке мәчет бинасында урнаша, 1980 елдан яңа бинада), клуб (1940 елдан, башта элекке мәчетнең түбәнге катында урнаша, 1987 елдан яңа бинада), китапханә (1940 елдан, башта элекке мәчет бинасында урнаша, 1987 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1942 елдан), мәчет (1994 елдан), мәдрәсә (2017 елдан), хоккей коробкасы (2017елдан), балалар уен мәйданчыгы (2013елдан) бар.

Клуб каршында “Көмеш кул” (2004 елдан) һәм “Хыял” (2006 елдан) хореография коллективлары оештырыла.

Авылда 7 төзекләндерелгән чишмә бар: “Алачык коесы”, “Давыт чишмәсе”, “Патый чишмәсе”, “Түбән оч чишмәсе”, “Газинур чишмәсе”, “Гали абый чишмәсе”, “Мансур чишмәсе”.

Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган кабер ташлары табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Х.Хәбибрахманов (1958 елда туган) – “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе (2000 елдан), ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “ТР алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры, Олыяз урта мәктәбе аның исеме белән атала;

Г.Х.Хаҗиев (1959–2018) – педагог, Олыяз урта мәктәбе директоры (1959–2018 елларда), Бөек Ватан сугышы елларында сугыш булган урыннар буенча Кукмара районының “Хәтер” эзтабарлар отрядын оештыручы, туган авылының “Хәтер китабы” авторы һәм аның башлангычында китап басылып чыга (2019 елдан Олыяз авылындагы төбәк тарихын өйрәнү музее аның исемен йөртә).

Халык саны

1782 елда – 122 ир-ат;
1859 елда – 743,
1897 елда – 874,
1908 елда – 1106,
1920 елда – 977,
1926 елда – 992,
1938 елда – 876,
1949 елда – 573,
1958 елда – 515,
1970 елда – 553,
1989 елда – 398,
2002 елда – 345,
2010 елда – 384,
2017 елда – 362 кеше (татарлар).