Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында Казан Архиерей йорты җирләрендә нигез салына. 1763 елда халкы – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, балык тоту, бакчачылык, яшелчә үстерү, кирпеч сугу, мичкә ясау, тимерчелек, тегүчелек кәсепчелеге, балта эше, сәүдә таралган була.

1777 елда авылда приход кешеләре акчасына агач Изге Пәйгәмбәр Илия хөрмәтенә багышланган янкормасы булган Богоявление Господне чиркәве төзелә (1930 елларда чиркәү ябыла, анда мәктәп, соңрак клуб урнаша, аннан соң бина төзелеш материалларына сүтелә, алардан мәктәп төзелә).

1856 елда авыл приход мәктәбе ачыла, 1872 елда катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе итеп үзгәртелә (1875 елда 22 ир бала һәм 2 кыз бала укый, 1900 елда – 65 һәм 25, 1909 елда – 72 һәм 28).

XX йөз башында авылда 7 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, пароход һәм урман материаллары җибәрү пристаньнары, 3 сыраханә, 1 казна шәраб, 1 тукыма һәм 5 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2459 дисәтинә тәшкил итә.

1888 елның июнь – декабрь айларында авылда М.Горький яши, ул монда дусты, революционер-народоволец М.А.Ромась чакыруы буенча килә, 1885–1886 елларда ул бакалея кибете ачкан була. Соңрак М.Горький Красновидовода яшәгән чорын «Мои университеты» повестенда тасвирлый. Шул ук елда авылга М.А.Ромась янына язучы В.Г.Короленко килеп китә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Тәмте волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Кама Тамагы, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Красновидово авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Красный пахарь» һәм «Профинтерн» авыл хуҗалыгы артельләре оештырыла, 1932 елда М.Горький исемендәге колхозга берләштереләләр, 1959 елда аның составына «Коминтерн» (Антоновка авылы) һәм «Новая жизнь» (Бортас авылы) колхозлары керә, 1994–2003 елларда – М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2003–2008 елларда М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы ««Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең икенче филиалы «Красновидово» бүлекчәсендә, 2 крәстиян-фермер хуҗалыгында (терлекчелек, үсемлекчелек) башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, «Татагрохимсервис» акционерлык җәмгыятенең «Матюшинский карьер» филиалында һәм «Камское хлебопримное предприятие» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1953 елда Бортас авылыннан тулы булмаган урта мәктәп күчерелә, 1968 елда – урта, 2008 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1969 елдан яңа бинада), китапханә (1951 елдан), «Ветерок» балалар бакчасы (1957 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Илия Пәйгәмбәр чиркәве (2015 елдан) эшли.

Мәдәният йорты каршында иҗат коллективлары: «Оберег» (2004 елдан, 2018 елдан халык исемен йөртә, нигез салучы – Л.А.Вәлиева) һәм «Поющие сердца» (2016 елдан) вокаль коллективлары; «Ералаш» балалар фольклор коллективы (2003 елдан) эшли.

1951 елда авылда язучы А.М.Горькийга багышланган экспозиция җыела, даими бинасы булмый, я китапханәдә, я мәктәптә, я клубта урнаша. 1979 елда М.А.Ромасьнең сакланып калган бакалея кибете бинасында (XIX йөзнең икенче яртысы бер катлы кирпеч бинасы; гражданнар архитектурасы истәлеге) М.Горький әдәби-мемориаль музее урнаша, башта шундый ук Казан музее филиалы, 1983 елдан ТАССР Дәүләт музее (хәзер ТРның Милли музее) филиалы.

Музейның мәйданы – 144 кв.м, фондларында 850 саклау берәмлеге исәпләнә. Экспозиция ике өлештән тора: элекке бакалея кибетендә урнашкан мемориаль өлешендә XIX йөз крәстиян йорты, М.А.Ромасьнең сәүдә кибете һәм бүлмәсе интерьерлары күрсәтелгән, әдәби өлеше М.Горькийның иҗатына, шулай ук аның Казан һәм Красновидово чорларына багышланган.

1993–1994 елларда әдәби өлеше яңартыла, 1999 елда ул авыл тарихы һәм этнография өлеше белән тулыландырыла. 1983 елда музей территориясендә А.М.Пешковка һәйкәл куела (авторы – С.С.Рогожин). Ел саен авылда музей хезмәткәрләре ярдәме белән «Яблочный спас» фольклор бәйрәме үткәрелә.

Авылда 1912 елда төзелгән кибетнең бер катлы кирпеч бинасы сакланган. 1968 елда авыл каршындагы утрауда урнашкан Красновидово балыкчылар бригадасын дөньяның беренче космонавты Ю.А.Гагарин зыярәт кыла.

Авыл янында археология истәлекләре: Красновидово торулыгы (таш дәвере – соңгы бронза), Красновидово авыллыгы һәм Красновидово каберлеге (Казан яны һәм Баланлы культуралары) сакланган.

Күренекле кешеләре

Н.Г.Ларягин (1923–1945 еллар) – гвардия өлкән сержанты, Дан ордены тулы кавалеры, шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогында – бюсты (2019 елда), туган авылында мемориаль такта куела;

Е.Д.Румянцев (1942–2011 еллар) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

А.И.Салмин (1893–1971 еллар) – язучы, «Буря на Волге» трилогиясе авторы.

Халык саны

1745 елда – 304,
1782 елда – 318 ир-ат;
1834 елда – 1045,
1859 елда – 1480,
1897 елда – 1954,
1908 елда – 2991,
1920 елда – 1994,
1926 елда – 1147,
1938 елда – 1632,
1949 елда – 827,
1958 елда – 1135,
1970 елда – 903,
1979 елда – 773,
1989 елда – 642,
2002 елда – 570,
2010 елда – 469,
2017 елда – 417 кеше (руслар).