Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда ике авыл – Югары Бортас һәм Түбән Бортас буларак билгеле. 1695 елга кадәр ике авыл да Казан архиерей йортыныкы, соңрак дворян Савельевлар варисларыныкы булып исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, бакчачылык һәм агач эшкәртү таралган була.

1761 елда алпавыт И.Ф. Кольцов иганәсенә таш Рождество Христово чиркәве төзелә, 1878 елда рухани М.Орлов башлангычы белән һәм ул җыйган акчага салкын чиркәү җылы итеп яңадан төзелә, ә көнбатыш тарафтан керү урыны өстендә ике яруслы чаң манарасы төзелә (соңгы барокко стилендәге дини архитектура истәлеге).

1865 елда авылда мәктәп ачыла, 1885 елда бер сыйныфлы катнаш земство мәктәбе итеп үзгәртелә, авыл җәмәгате төзегән йортта урнаша (1886 елда 28 ир бала һәм 5 кыз бала укый, 1893 елда – 30 һәм 16, 1910 елда – 30 һәм 11).

XX йөз башында монда тимерче алачыгы, 1 су һәм 5 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда 2 авылның берләштерелгән имана җире 1008 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Тәмте волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Кама Тамагы, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Новая жизнь» колхозы оештырыла, 1940 елларда аннан «Правда» колхозы бүленеп чыга, 1950 елда кире кушыла, 1959 нчы елдан авыл М.Горький исемендәге колхоз составында (үзәк утары Красновидово авылында), 1994–2003 елларда – М. Горький исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2003–2008 елларда – М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең икенче филиалы «Красновидово» бүлекчәсендә, 2 крәстиян-фермер хуҗалыгында (терлекчелек, үсемлекчелек) башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, соңыннан тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1953 елда Красновидово авылына күчерелә.

Авылда клуб (1989 елдан яңа бинада), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар. Клуб каршында «Россияночки» вокаль коллективы эшли (2013 елдан).

Авыл янында археология истәлекләре – Рус Бортасы I һәм II шәһәрлеге табыла (Имәнкискә культурасы).

Күренекле кешеләре

П.В.Ларин (1929 елда туган) – генерал-майор, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 273 ир-ат;
1859 елда – 773,
1897 елда – 866,
1908 елда – 972,
1926 елда – 895,
1938 елда – 846,
1949 елда – 553,
1958 елда – 536,
1970 елда – 419,
1979 елда – 340,
1989 елда – 231,
2002 елда – 191,
2010 елда – 110,
2017 елда – 122 кеше.