Тарихы

XVII йөз башында Ташкирмән һәм Татар Сараланы авылларыннан (хәзер Лаеш районында) христиан диненә күчәргә теләмәгәннәр нигез салган, дип фараз ителә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Халкының төп шөгыле – кырчылык һәм терлек асрау, сәүдә таралган була.

1856 елда агач мәчет төзелә. XX йөз башында монда мәктәп, 6 җил тегермәне, тимерче алачыгы, йон-тукыма ману бинасы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1350,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Яңасала волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Яшен» колхозы оештырыла, 1950 елда «Казбек» (Абыз авылы), «Бердәмлек» (Олы Мәрәтхуҗа авылы) һәм «1 Май» (Даныш авылы) колхозлары белән зурайтылган «1 Май» колхозына (башта үзәк утары Абыз авылында, 1970 еллар ахырыннан – 1980 еллар башыннан Олы Салтык авылында урнаша) берләштерелә, 1994–2003 елларда – «1 Май» күмәк предприятиесе, 2003–2006 елларда – «1 Май» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Олы Салтык» бүлекчәсендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – тулы булмаган урта мәктәп, 1984 елда – урта мәктәп, 2015 елда – тулы булмаган урта мәктәп, 2018 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты, китапханә (1951 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2003 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Ак калфак» фольклор (2010 елдан), «Сандугач» вокаль (2013 елдан), «Нур» театр (2016 елдан), «Бию серлере» балалар хореография (2012 елдан) үзешчән иҗат коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Г.М.Заһретдинов (1936 елда туган) – метрология һәм системаларның ышанычлылыгы өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 168 ир-ат;
1859 елда – 612,
1884 елда – 1032,
1897 елда – 1301,
1908 елда – 1500,
1920 елда – 1433,
1926 елда – 1012,
1938 елда – 852,
1949 елда – 591,
1958 елда – 509,
1970 елда – 479,
1989 елда – 373,
2002 елда – 404,
2010 елда – 399,
2017 елда – 334 кеше (татарлар).