Тарихы

1646 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1902 ел), ярма яргыч эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 301,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Тояба волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1921–1922 еллардан Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Мәлки авыл җирлеге составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1962–2016 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб бар.

Халык саны

1782 елда – 21 ир-ат;
1859 елда – 84,
1897 елда – 185,
1908 елда – 247,
1920 елда – 197,
1926 елда – 166,
1938 елда – 218,
1949 елда – 193,
1958 елда – 179,
1970 елда – 160,
1979 елда – 156,
1989 елда – 130,
2002 елда – 145,
2010 елда – 129,
2017 елда – 145 кеше (татарлар).