Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, 2 су тегермәне, мануфактура һәм 4 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1094 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Кошман волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Ябалак авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1958 елда “Кече Кайбыч” авылы колхозы Сталин исемендәге колхоз (Кошман, Олы Кайбыч авыллары) составына керә, 1961 елда “Правда” колхозы итеп үзгәртелә.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге, чөгендер үстерү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп эшли (1935 елда ачыла, 1990 һәм 2015 елларда яңа биналары төзелә).

Балалар бакчасы (2015 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2001 елдан, иске мәчет бинасы янында) бар.

Мәдәният йорты каршында “Ак каен” театр коллективы (2000 елдан) эшли.

Авылда төзекләндерелгән “Сафа”, “Әртәмби”, “Ташлы” чишмәләре бар. Авыл тирәсендә зират янында Болгар чорына нисбәтле кабер ташы табыла (XIV йөз).

Күренекле кешеләре

М.Төхвәтуллин (1845–1920) – дин эшлеклесе, педагог, “Мотыгия” мәдрәсәсен нигезләүче һәм җитәкчесе (Уральск шәһәре) журналист һәм нашир К.М.Мотыгый (1883–1941) һәм актриса Г.М.Кайбицкаяның (1905–1993) әтисе;

С.Х.Хәйруллин (1900–1937) – шагыйрь, Гражданнар сугышында катнаша, Казан шәһәр советы рәисе урынбасары (1928–1935 елларда).

Халык саны

1782 елда – 128 ир-ат;
1859 елда – 594,
1897 елда – 1052,
1908 елда – 1273,
1920 елда – 1101,
1926 елда – 980,
1938 елда – 1127,
1949 елда – 814,
1958 елда – 711,
1970 елда – 766,
1979 елда – 673,
1989 елда – 543,
2002 елда – 501,
2010 елда – 441,
2017 елда – 446 кеше (татарлар – 68%, руслар – 31%).