Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 436 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ивановка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Олы Урсак авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Хәзер авылда “Дубрава” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Халкы күбесенчә кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

И.Ш.Рәхмәтуллин (1897–1937) – сәясәт эшлеклесе, ТАССР мәгариф халык комиссары (1928–1931 елларда). Репрессияләр чоры корбаны.

Халык саны

1782 елда – 38 ир-ат;
1859 елда – 242,
1897 елда – 453,
1908 елда – 457,
1920 елда – 445,
1926 елда – 316,
1938 елда – 368,
1949 елда – 245,
1958 елда – 201,
1970 елда – 219,
1979 елда – 198,
1989 елда – 79,
2002 елда – 71,
2010 елда – 52,
2017 елда – 40 кеше (татарлар).