Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Шулай ук Малиновка исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Олы Кайбыч авыл җирлеге составында.

Мәгариф һәм мәдәният

2015 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда клуб һәм китапханә бар.

Халык саны

1859 елда – 145,
1897 елда – 258,
1908 елда – 238,
1920 елда – 291,
1926 елда – 394,
1992 елда – 130,
2010 елда – 139,
2017 елда – 137 кеше (татарлар – 70%, руслар – 26%, чуашлар – 4%).