Тарихы

XVIII йөз ахырында Сарапул өязе Козловка волостеның Бобровка авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек һәм дегет ясау – сумала кайнату кәсепчелеге тарала. Пермь һәм Вятка губерналарына көнлекчелек эшенә йөриләр.

1895 елда земство мәктәбе ачыла.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 660,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Пьянобор волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Әзи (Азеево) авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар, Красный Бор урманчылыгы урнашкан.

Халык саны

1859 елда – 298,
1887 елда – 448,
1905 елда – 478,
1920 елда – 551,
1926 елда – 676,
1938 елда – 671,
1949 елда – 498,
1958 елда – 393,
1970 елда – 219,
1989 елда – 73,
2002 елда – 47,
2010 елда – 32,
2015 елда – 19 кеше (руслар).