Тарихы

XVIII йөз ахырыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, шахта, фабрика һәм заводларга китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда 6 сәүдә-сәнәгать оешмасы, 2 мәчет, 2 мәдрәсә була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1426,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Яңа Кәкерле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Яңа Ишле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Алга” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Гыйматдинов), 1958 елда – аның составына Сталин исемендәге колхоз, 1959 елда “Комбайн” колхозы керә. 1995 елда “Алга” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә, 2011 елдан “Ак Барс Дрожжаное” ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Яңа Ишле” филиалы.

Халкы күбесенчә филиалда эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1966 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 2007 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1980 елдан, мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2000 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Җырлыйк әле” вокаль коллективы эшли (1993 елдан).

Күренекле кешеләре

Р.С.Субаев (1938–2019) – педагог, шагыйрь, язучы, журналист, төбәк тарихын өйрәнүче, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Зәки Нури исемендәге бүләк лауреаты, Чүпрәле районының мактаулы гражданы;

Р.Р.Хөсәенов (1898–1963) – үсемлекчелек белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1859 елда – 548,
1897 елда – 773,
1913 елда – 1007,
1920 елда – 1018,
1938 елда – 1260,
1949 елда – 965,
1958 елда – 742,
1970 елда – 714,
1979 елда – 501,
1989 елда – 342,
2002 елда – 314,
2010 елда – 298,
2018 елда – 242 кеше (татарлар).