Тарихы

XVIII йөздән мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез-киез итек басу һәм итек тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, рус-татар мәктәбе була. Авыл җәмәгатенең имана җире 868,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Чүпрәле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Алёшкин-Саплык авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Ирек таң” колхозы оештырыла (беренче рәисе –А.Шәйдуллин), 1951 елда “1 май” колхозы белән Жданов исемендәге колхозга берләштерелә, 1959 елда Калинин исемендәге колхоз (Алёшкин Саплык авылы) составында.

1993 елдан – Калинин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясенә, 2008–2013 елларда “Алёшкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Колос” агрофирмасы филиалы, аннары “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) составына керә, 2015 елдан “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Ш.Ш.Әхмәров (1882–1966) – педагог, журналист, татар мәгърифәтчесе, татар телендәге әлифбалар авторы, Г.Тукайның якын дусты.

Халык саны

1859 елда – 426,
1897 елда – 492,
1913 елда – 860,
1920 елда – 715,
1926 елда – 649,
1938 елда – 698,
1949 елда – 517,
1958 елда – 405,
1970 елда – 260,
1979 елда – 185,
1989 елда – 105,
2002 елда – 73,
2010 елда – 49,
2018 елда – 34 кеше (татарлар).