Тарихы

1674 елдан мәгълүм. Башта Яңа Ишмаевка, Ярамай Чынлысы дип атала.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. 1798 елда авыл җәмәгатенең имана җире 4344 дисәтинә тәшкил итә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда ике мәчет була.

XX йөз башында авылда 5 мәчет, 4 мәктәп, 18 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 4021,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1808 елга кадәр – Сембер губернасының Буа өязе Елшан волостена, аннары Алгаш волостена керә, 1865–1920 елларда Сембер губернасының Сембер өязе Зур Чынлы волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 декабреннән – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Зур Чынлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Ирек” колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Баһаветдинов), 1940 елда ике колхозга – “Ирек” һәм Калинин исемендәге колхозга бүленә, 1945 елда “Ирек” колхозы тагын ике колхозга – “Ирек” һәм “Маяк” колхозларына бүленә. 1950 елда барлык хуҗалыклар да “Ирек” колхозына (Зур Чынлы авылы) берләштерелә.

1990 еллар башына тотрыклы нык хуҗалык була, үсемлекчелек һәм терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешә. Җитештерү базасы ныгытыла һәм киңәйтелә: комбайннарны саклау һәм ремонтлау өчен парк, ашлык амбарлары, минераль ашламалар саклау складлары, товарлыклы-сөтчелек һәм дуңгыз фермалары төзелә, бөртекле культуралар өчен киптерү агрегатлары җиһазландырыла һәм урнаштырыла; күп социаль проблемалар хәл ителә: тегермән, пекарня, күпер, торак йортлар төзелә, авылның үзәк урамына асфальт салына.

Колхоз 1994 елда – “Ирек” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2005 елда – “Ирек” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елда – “Колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә, 2010–2013 елларда авыл “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында, 2013 елдан – “Бикчуров Р.А.” крәстиян-фермер хуҗалыгы (кырчылык).

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда – элекке Приказлар йорты бинасында ир балалар һәм кыз балалар өчен аерым ике сыйныф, 1929 елда 4 сыйныфлы башлангыч мәктәп ачыла (ике мәчет бинасында урнаша; беренче директоры – А.Алтынбаев), 1935 елда – җидееллык, 1957 елда – сигезьеллык, 1976 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2015 елда аңа Советлар Союзы Герое М.К.Хәкимов исеме бирелә.

1978 елда мәктәптә Социалистик Хезмәт Герое У.Г.Алиев бюсты куела. 1979 елдан мәктәп каршында төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (оештыручысы – Р.Ф.Закиров; авыл һәм мәктәп тарихына, күренекле кешеләренә багышланган 850 экспонат бар).

Авылда балалар бакчасы (1929 елдан ясле төркемнәре эшли, 1968 елдан балалар бакчасы, 2011 елдан урта мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1934 елда клуб буларак ачыла, мәчет бинасында урнаша, 1955 елда – агач бина, 1965 елда кирпеч бина төзелә), китапханә (1928 елдан, 1965 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (урта мәктәп бинасында), мәчет (1990 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Рәйхан” татар фольклор коллективы, “Дулкыннар” хор коллективы, “Ташкыннар” театр коллективы (1988 елдан, барысының да оештыручысы – Г.Р.Баһаветдинова) эшли.

Авыл тирәсендә төбәк өчен әһәмиятле “Биби Айшә” табигать истәлеге урнашкан (2008 елдан). Ул Чынлы елгасына коючы чишмә һәм платодан торган, 55,9 гектар мәйдандагы ерымлы-сызалы системадан гыйбарәт, аны коры үзәнле болыннар били. Анда көпшәле үсемлекләрнең 70 ыруг һәм 27 семьялыкка караган 80 төре билгеләнгән. Территориядә җир-су хайваннарының бер төре, кошларның 22 төре (шуларның икесе - сары корташар, болын карчыгасы ТРның Кызыл китабына кертелгән); имезүчеләрнең 3 төре (тимгелле йомран ТРның Кызыл китабына кертелгән) теркәлгән.

Күренекле кешеләре

У.Г.Алиев (1924–1986) – тракторист-машинист, “Ирек” колхозында тракторчылар бригадасы бригадиры (1963–1984 елларда), Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша, ике Ленин ордены кавалеры;

А.Ә.Әмирханов (1937–2012) – агроном, ТАССРның атказанган агрономы, хакимият-хуҗалык һәм партия хезмәткәре (1975–1989 елларда “Ирек” колхозы рәисе), “Почет билгесе” ордены кавалеры;

Р.Һ.Бикчуров (1959 елда туган) – зоотехник, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Чүпрәле районы фермерлары ассоциациясе рәисе;

С.Ш.Гафаров (1909–1982) – партия хезмәткәре, ТАССР Югары Советы депутаты (1947–1951 елларда);

Җ.Ә.Мөшәров (1937 елда туган) – химик, химия фәннәре докторы, СССР МС премиясе лауреаты, “Почёт билгесе” ордены кавалеры;

И.Х.Фәхретдинов (1933 елда туган) – конструктор, машиналар төзү өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, ТР ФА академигы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, РФнең атказанган фән эшлеклесе, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почёт билгесе” орденнары кавалеры;

М.К.Хәкимов (1916–1986) – матрос, Советлар Союзы Герое, Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы (ике тапкыр) орденнары кавалеры.

Халык саны

1798 елда – 326 ир-ат;
1859 елда – 1444,
1910 елда – 2547,
1920 елда – 2503,
1922 елда – 2890,
1926 елда – 2228,
1938 елда – 2045,
1949 елда – 1615,
1970 елда – 2308,
1979 елда – 1877,
1989 елда – 1193,
2002 елда – 1091,
2010 елда – 1013,
2018 елда – 786 кеше (татарлар).