Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке керәшен татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту тарала.

Авыл Актау авылының Покров чиркәве приходына карый.

XX йөз башында Изге Гурий борадәрлегенең ир балалар һәм кыз балалар мәктәпләре (1903 елда аларда 36 ир бала һәм 24 кыз бала укый), 2 тегермән, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 696 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Мөслим волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Наратъелга авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1921 елда – «Искра» хезмәт авыл хуҗалыгы артеле, 1927 елда – «Красный Ключ», 1930 елда – «Урожай», соңрак «КИМ» колхозлары оештырыла. 1958 елдан авылда – эреләндерелгән «Мәгариф» колхозы (үзәк утары – Наратъелга авылы), 1963 елдан «Красный Октябрь» колхозы (үзәк утары – Актау авылы) эшли.

Мәдәният

2010 елда Иоанн яугир исемендәге кәшәнә төзелә.

Авыл янында археология истәлеге – Керәшен Наратлысы авыллыгы (болгар чоры) табыла.

Халык саны

1782 елда – 62 ир-ат;
1859 елда – 208,
1897 елда – 417,
1908 елда – 484,
1920 елда – 565,
1926 елда – 487,
1938 елда – 397,
1949 елда – 252,
1958 елда – 231,
1970 елда – 122,
1979 елда – 58,
1989 елда – 25,
2002 елда – 7,
2010 елда – 1 кеше (керәшен татар),
2021 елда – даими яшәүчеләр юк.