Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл Кече Талкыш авылының Троица чиркәве приходына карый.

XX йөз башында җил тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 318,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Чытырчы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Трудовой путь» колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Т.Петров). 1950 елдан авылда Борнаш, Чытырчы, Кече Полянка авылларын да берләштергән эреләндерелгән Сталин исемендәге колхозның үзәк утары урнаша. 1962 елдан авылда – эреләндерелгән «Восход» колхозы, 1966 елдан – «Заветы Ильича» колхозы, 1994–2001 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли (барысының да үзәк утары – Чытырчы авылы).

Халык саны

1859 елда – 173,
1897 елда – 276,
1908 елда – 288,
1920 елда – 343,
1926 елда – 228,
1938 елда – 280,
1949 елда – 180,
1958 елда – 230,
1970 елда – 137,
1979 елда – 85,
1989 елда – 28,
2002 елда – 6,
2010 елда – 8,
2021 елда – 2 кеше (руслар).