- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы поселок. Чистай шәһәреннән 9 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1920 елларда Николаевка поселогынан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.
Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чистай кантоны Галактионово волостенда. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Чистай авыл җирлеге составында.
1919 елда элекке алпавыт җирләрендә – «Агрокультура» авыл хуҗалыгы коммунасы, 1920 еллар ахырында киләчәктә алдынгы хуҗалыкка әверелгән шул ук исемдәге колхоз оештырыла. 1950 елдан авылда – эреләндерелгән «Красный Октябрь» колхозы (үзәк утары – Николаевка послогы, 1958 елдан – Актау авылы), 1993 елдан – «Луч» җәнлекчелек совхозы (үзәк утары – Луч поселогы) эшли.
Поселок янында археология истәлеге – Агрокультура авыллыгы (болгар чоры) табыла.
1926 елда – 58,
1938 елда – 142,
1949 елда – 114,
1958 елда – 69,
1970 елда – 50,
1979 елда – 30,
1989 елда – 10 нан кимрәк,
2002 елда – 1,
2010 елда – 3,
2021 елда – 4 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.