- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы поселок, Олы Сөлчә елгасы буенда, Чирмешән авылыннан көнбатыштарак урнашкан
1920 елларда нигезләнә (башка мәгълүматлар буенча, 1925 елда Иске Кади авылыннан аерылып чыга).
Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Котыш волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Иске Кади авыл җирлегендә.
1930 елда поселокта Тукай исемендәге колхоз оештырыла. 1952 елда аңа “Якты Тормыш”, “Ирекле Тормыш” (Иске Кади авылы), “Якты Тау” (Якты Тау авылы) колхозлары кушыла, үзәк утары Иске Кади авылына күчерелә. 1963 елда Тукай исемендәге колхозга Киров исемендәге колхоз (Яңа Кади, хәзер Утыз Имән авылы) кушыла. 1966 елдан колхозлар яңадан ике мөстәкыйль хуҗалыкка бүленә. 1996 елдан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005 елда аңа Киров исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы керә. 2006 елда ябыла.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
1926 елда – 134,
1949 елда – 159,
1958 елда – 130,
1970 елда – 141,
1979 елда – 123,
1989 елда – 68,
2002 елда – 65,
2010 елда – 52,
2020 елда – 51 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.