- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Сөлчә елгасының югары агымы (Олы Сөлчә елгасының уң кушылдыгы) буенда, Чирмешән авылыннан 31 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
1930 елларда нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан авыл Беренче Май районында. 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Яңа Кади авыл җирлегендә.
1929 елда авылда “Кызыл чишмә” колхозы оештырыла. 1952 елда Киров исемендәге колхозга (үзәк утары – Яңа Кади авылы, хәзер Утыз Имән авылы) кушыла, 1963 елдан Тукай исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Кади авылы), 1966 елдан – яңадан Киров исемендәге колхоз (үзәк утары – Яңа Кади авылы, хәзер Утыз Имән авылы), 1996 елдан Киров исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006–2017 елларда “Кади” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, “Р.Фәттахов”, “Р.Төхфәтуллин”, “И.Юнысов” крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли.
Авылда башлангыч мәктәп, клуб, мәчет (2012 елдан), төзекләндерелгән “Кызыл чишмә” һәм “Закир бабай” чишмәләре бар.
Ф.Б.Бәдретдинов (1906–1980) – партия хезмәткәре, Арча (1939–1942 елларда), Куйбышев (1943–1945 елларда) ВКП(б) район комитетларының беренче секретаре;
Р.Н.Гыйззәтуллина (1956 елда туган) – филология фәннәре кандидаты, төбәкче, “Кызыл Чишмә авылы тарихы эзеннән” китабы авторы.
1938 елда – 444,
1949 елда – 490,
1958 елда – 418,
1970 елда – 263,
1979 елда – 141,
1989 елда – 48,
2002 елда – 56,
2010 елда – 34,
2020 елда – 23 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.