Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1922–1924 елларда Иске Тинчәле авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Нигез салынган көннән ТАССРның Буа кантоны Иске Шәйморза волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән – Буа районында.

Хәзер Иске Тинчәле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Совнарком» колхозы оештырыла, соңрак «Беренче май» колхозы итеп үзгәртелә, 1959 елда күрше колхозлар «Волга» колхозына берләштереләләр. 2011 елдан «Агрофирма «Вамин-Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2015 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1990 еллар ахырына кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Мәчет бар (2000 елдан).

Халык саны

1926 елда – 555,
1938 елда – 687,
1949 елда – 668,
1958 елда – 485,
1970 елда – 556,
1979 елда – 555,
1989 елда – 106,
2002 елда – 78,
2010 елда – 37,
2015 елда – 37 кеше (татарлар).