- РУС
- ТАТ
Татарстанның Бөгелмә районындагы авыл. Бөгелмә шәһәреннән 35 км көньяк-көнчыгыштарак, Томбарлы елгасы буенда урнашкан
1808 елдан Рыково буларак билгеле, совет хакимиятенең беренче елларында Пушкино дип атала, 1937 елдан хәзерге исемен йөртә.
1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чүлмәк ясау һәм тире иләү кәсепчелеге тарала.
1809 елда классицистик стильдә апостоллар Петр һәм Павел чиркәве төзелә (бинасы ярым җимерек хәлдә сакланган).
XX йөз башында авылда земство станциясе урнаша, чиркәү, земство мәктәбе эшли, якшәмбе саен – базар, ел саен ярминкә (8–14 ноябрьдә) үткәрелә.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1731 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спас волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән Бөгелмә районында.
Хәзер Наратлы авыл җирлеге составына керә.
1929 елда авылда “Искра” колхозы оештырыла, 1951 елда Энгельс исемендәге (Петровка авылы) һәм Ленин исемендәге (Наратлы авылы) колхозлар белән “Энгельс исемендәге колхоз”га берләштерелә.
1993 елдан Энгельс исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2005–2017 елларда “Бугульминская продкорпорация” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.