Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, олаучылык, күрше авылларда көнлекче булып эшләү.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 634,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостена керә. 1921 елдан – ТАССРның Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Айталан” колхозы оештырыла, 1951 елда “Үрнәк” колхозы итеп үзгәртелә. 1951 елда берләштерелгән “Яшь көч” колхозы составына керә, 1956 елда – Маленков исемендәге колхоз, 1957 елда “Яшь көч” колхозы итеп үзгәртелә. 1969 елда “Красный луч” колхозы (Олы Елово, Рус Дөм-Дөме, Татар Дөм-Дөме авыллары) составында. 1985 елда авыл Рус Дөм-Дөме, Татар Дөм-Дөме авыллары белән аерылып, “Яшь көч” колхозын барлыкка китерә. 1995–2004 елларда “Яшь көч” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Яшь көч” агрофирмасында (2005 елдан) эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 100,
1887 елда – 310,
1920 елда – 331,
1926 елда – 354,
1938 елда – 321,
1949 елда – 261,
1958 елда – 142,
1970 елда – 120,
1979 елда – 69,
1989 елда – 18,
2002 елда – 14,
2010 елда – 9,
2017 елда – 12 кеше (керәшен татарлар).