- РУС
- ТАТ
Татарстанның Аксубай районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Аксубай поселогыннан 9 км көньяктарак Кече Сөлчә елгасы буенда урнашкан
Авылга 1912−1913 елларда, Харьков губернасыннан күчеп килүчеләр дворян М.М.Ростовскийдан 1240 дисәтинә җир сатып алганнан соң, нигез салына.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.
Хәзер Кәкрекүл авыл җирлеге составына керә.
Күмәкләштерү елларында авылда “Украинец” колхозы оештырыла, 1952 елда − “Большевик” колхозы (Кәкрекүл авылы), 1961 елда “Аксубай” колхозы (Аксубай колхозы) составына керә. 1966 елда аның составыннан “Труд” терлек симертү совхозы бүленеп чыга, 1989 елда “Кәкрекүл” исеменә үзгәртелә.
1994−2010 елларда “Кәкрекүл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.
Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1920 елда – 327,
1926 елда – 343,
1938 елда – 369,
1958 елда – 172,
1970 елда – 168,
1979 елда – 129,
1989 елда – 70,
2002 елда – 76,
2010 елда – 69,
2015 елда – 77 кеше (руслар, украиннар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.