Тарихы

Авылга 1730 елларда нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, көпчәк ясау кәсепчелеге киң таралган була.

1845 елда авылда мәчет төзелә, соңрак аның каршында мәдрәсә ачыла. 1900 елда мәдрәсә бинасында ир балалар өчен татар башлангыч мәктәбе эшли башлый.

XX йөз башында авылда 4 мәчет, 2 мәдрәсә, 2 су тегермәне, 3 ярма яргыч, тимерчелек, йон тетү йорты, 14 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 4428 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1862 елга кадәр авыл Иске Ибрай волосте үзәге була. 1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Яңа Ибрай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Яңа Көч” һәм “Татарстан” колхозлары оештырыла, 1950 елда “Татарстан” колхозына берләштерелә. 1995−2006 елларда “Нур” күмәк предприятиесе.

Халкы күбесенчә “Аксу Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – тулы булмаган урта, 1937 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (1985 елда яңа бина төзелә).

Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы (1973 елдан), мәдәният йорты, китапханә, хастаханә, 4 мәчет (1990 елда, 2000 елда, 2002 елда, 2011 елда ачылалар), урманчылык бар.

Авыл янындагы “Ташбилге” аймагында 1357 елгы болгар кабер ташы табыла (1976 елда авыл зиратына күчерелә).

Күренекле кешеләре

Я.Х.Ибраһимов (1947 елда туган) – травматолог, ортопед, медицина фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган уйлап табучысы;

Р.Г.Мөдәрисов (1992 елда туган) – укытучы, биология фәннәре кандидаты, доцент, Аксубай районы турында китап авторы;

Г.Х.Нуретдинов (1945 елда туган) – профсоюз эшлеклесе, ТРның атказанган машина төзүчесе, “КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре профкомы рәисе (1984−2014 елларда), Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы, “Почет билгесе” һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры;

С.Х.Нуретдинов (1934 елда туган) – химик, химия фәннәре кандидаты, профессор, ТРның атказанган химигы, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

Г.Г.Саматов (1930−2009) – дин эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 216 ир заты;
1859 елда – 3003,
1897 елда – 3342,
1908 елда – 3790,
1920 елда – 3860,
1926 елда – 2833,
1938 елда – 2365,
1949 елда − 2500,
1958 елда – 2618,
1970 елда – 2916,
1979 елда – 2916,
1989 елда – 2087,
2002 елда – 1998,
2010 елда – 1510,
2015 елда – 1913 кеше (татарлар).