- РУС
- ТАТ
Республика карамагындагы шәһәр (1932 елдан), Зеленодольск районының хакимият үзәге
Татарстанның төньяк-көнбатышында, Идел елгасының сул ярында урнашкан. Мәскәү – Казан линиясендәге тимер юл төене (Яшел Үзән станциясе); Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләренә тимер юл тармаклары уза.
Янында Романов тимер юл күпере һәм Идел аша автомобиль кичүе урнашкан.
Казаннан 38 км ераклыкта.
1920 елга кадәр Паратск Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостенә керә. 1928 елның 21 маенда Яшел Үзән эшчеләр поселогы итеп үзгәртелә.
1932 елның 10 мартыннан Зеленодольск шәһәре.
Сугыш алды елларында шәһәр территориясенә Кабачищи һәм Яшел Үзән тимер юл станцияле поселогы кертелә. 1991 елның 2 августында шәһәр составына Гәр авылы керә.
Зеленодольск аерым шәһәр җирлеген тәшкил итә.
Зеленодольск тарихы күп кенә торак пунктлар белән бәйле. XIX йөз башында Зөя өязенең Вязовой рус авылыннан күчеп килүчеләр Гәр авылына нигез салалар (икенче исеме − Яшел Үзән); халкы дәүләт крәстияннәре һәм алпавыт А.В.Левашёвның иреккә җибәрелгән крәстияннәре катлавына керә.
1882 елда земство мәктәбе ачыла, аның өчен 1892 елда яңа бина салына (1903 елда 47 ир бала һәм 25 кыз бала укый; 2000 елларда бина юкка чыга).
1880−1892 елда, архитектор П.Е.Аникин проекты белән, Раифа пустыне настоятеле игумен Вениамин, Казан сәүдәгәрләре Е.С. һәм П.А.Прибытковлар, А.М.Хохряков, П.В.Щетинкин һәм М.Т.Атлашкин иганәсенә агачтан Петр һәм Павел чиркәве салына (1937 елда ябыла, 1946 елда дин тотучыларга кайтарыла, халык архитектурасы элементлары белән классицизм стиленнең эклектика юнәлешендәге дини архитектура истәлеге).
Биредә шулай ук үз гыйбадәтханәләре булган 80 гә якын иске дин тарафдарлары яши.
1894 елда Яшел Үзән тимер юл станциясе ачыла; 1898 елда америкалы Э.Ропс тарафыннан агач эшкәртү предприятиесе оештырыла (хәзерге “Зеленодольск фанера заводы” акционерлык җәмгыяте).
1908 елда станция янында өчьеллык мәктәп ачыла.
1854−1857 елларда Зур Парат (хәзерге Мари Республикасының Волжск районы) мари авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан Идел елгасы култыгының яр буендагы “Кабачищи аланы” дип аталучы участокта яңа авылга нигез салына, 1865 елдан – Кабачищи авылы.
1886 елда И.Я.Судаковның хосусый мәктәбе ачыла (1898 елдан – чиркәү-приход мәктәбе), 1902 елда – Изге Троица чиркәү-мәктәбе (1903 елда 46 ир бала һәм 24 кыз бала укый).
1880 елларда Кабачищи затоны елга судноларының даими кышлау һәм төзекләндерү урынына әверелә. 1895 елда Казан округының су төбен тирәнәйтүче һәм башка казна судноларына хезмәт күрсәтүче элемтә юлларының стационар суднолар төзекләндерү остаханәләре булдырыла (хәзерге “А.Горький исемендәге Зеленодольск заводы” акционерлык җәмгыяте).
1897 елдан рәсми документларда затон һәм остаханәләр янындагы поселок Зеленодольск шәһәренең нигезе булачак Паратский (Паратск) дип атала башлый.
Поселокның аннан соңгы үсешенә 1898 елда Франциянең Идел-Вишера акционерлык җәмгыяте төзи башлаган корыч кою заводы (хәзерге “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” акционерлык җәмгыяте) этәргеч бирә. Сәнәгать объектларыннан тыш ул хакимият һәм инженерлар-техник персонал өчен 66 торак йорт та сала (бер өлеше сакланган, “Полукамушки” тарихи кварталы − архитектура истәлеге).
XX йөз башында 2 урядник һәм 6 городовой белән поселокта полиция күзәтчелеге, почта-телеграф бүлеге, хастаханә, трактир, чәйханә, 3 сыраханә, казна шәраб, 7 вак-төякләр кибете эшли.
1913 елда Европада иң зур Романов тимер юл күпере төзелә.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында Петроград губернасыннан эшчеләр белән бергә Балтика һәм Ижора заводларының суднолар төзелеше һәм гильза производствосының бер өлеше Паратскка эвакуацияләнә.
Күмәкләштерү елларында “Красный Дол” колхозы оештырыла.
Индустрализацияләү елларында Зеленодольск ТАССРда (Казаннан кала) икенче сәнәгать үзәгенә әйләнә. 1929 елда Европада иң зур фанера заводы файдалануга тапшырыла (хәзерге “Идел буе фанера-мебель комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять). 1931−1935 елларда реконструкциядән соң Серго исемендәге заводта гильза производствосы гамәлгә кертелә. 1935 елда икмәк, шпалга антисептик матдә сеңдерү заводлары (2010 елларга кадәр эшли) төзелә, 1944 елда тегү фабрикасы ачыла.
Бөек Ватан сугышы елларында Зеленодольск предприятиеләре фронтка бронекатерлар, артиллерия снарядлары, авиабомба корпуслары, пулеметлар, авиация өчен фанера, башка корал һәм кирәк-яраклар җитештерә.
1949 елда хәрби корабль төзелеше өлкәсендә Зеленодольск проектлаштыру-конструкторлык бюросы (хәзер акционерлык җәмгыяте) оештырыла. 1957 елда − сөт эшкәртү комбинаты, 1960 елда тимер-бетон эшләнмәләр заводы (соңыннан төзелеш конструкцияләре комбинаты, 2000 елларга кадәр эшли), 1967 елда – “ЭРА” электрорадиоавтоматика предприятиесе, 1985 елда Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең машина төзү заводы файдалануга тапшырыла.
XX йөзнең икенче яртысында – XXI йөз башында Зеленодольск предприятиеләрендә төрле типтагы хәрби корабльләр, “Метеор” су асты канатлы тиз йөрешле суднолар һәм башкалар, “елга-диңгез” тибындагы танкерлар, күпер констркуцияләре (А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы” акционерлык җәмгыяте ), сугыш кирәк-яраклары, “Мир”, “Свияга”, “POZIS” суыткычлары, катыру камералары, изотермик фургоннар, медицина өчен суыту техникасы (“Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” акционерлык җәмгыяте), нефть һәм газ аппаратурасы, дымлылыкка чыдам фанера, мебель һәм башкаларны җитештерә.
1960 еллардан шәһәр инфраструктурасы нык үсеш ала, яңа торак йортлар, халык мәгарифе учреждениеләре, сәламәтлек саклау һәм мәдәният объектлары төзелә. Аерым игътибар шәһәрне төзекләндерүгә, аны яшелләндерүгә, ял итү зоналары булдыруга бирелә.
Зеленодольскта мәгариф өлкәсендә:
Өстәмә белем бирү өлкәсе:
Һөнәри белем бирү өлкәсендә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты филиалы – Машина төзелеше һәм информацион технологияләр институты (2000 елдан, 2010 елда аның составына 1944 елда техникум буларак ачылган суднолар төзү көллияте керә), Казан федераль университеты (1996 елдан), В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты (2001 елдан) филиаллары, механика көллияте (1939 елда техникум буларак нигезләнә, 2013 елда аның составына авыл хуҗалыгы профильле 107 номерлы һөнәри училище керә), медицина училищесе (1963 елдан) эшли.
1929 елда суднолар төзү заводының Париж Коммунасы исемендәге клубы ачыла.
Мәдәният өлкәсендә:
2005 елда Зеленодольск тарихи-милли мирас музее ачыла (1972 елда М.А.Штатнов җитәкчелегендә Зеленодольск тарихына караган иҗтимагый Халык музее нигезләнә, 1980 елда – Халык иҗаты һәм этнографиясе музее – ТАССР Дәүләт музее филиалы (беренче директоры – Л.А.Федотова).
Экспозиция-күргәзмә мәйданы 362 кв.м тәшкил итә, “Зеленодольск җирләре тарихыннан беренче битләр”, “Романов күпере”, “Бөек төзелешләр дәвере”, “Зеленодольск – фронтка”, “Якташлар – безнең горурлыгыбыз” экспозицияләре урын алган. Фондта 15 мең саклау берәмлеге, шул исәптән Зөя өязенең метрика китаплары, зәркән әйберләр, агач эшләнмәләр, күн мозаикасы, көнкүреш әйберләре, XIX–XX йөз киемнәре, Бөек Ватан сугышы еллары чорындагы шәхси документлар (хатлар, һәлак булу турындагы кәгазьләр, фотолар, истәлекләр һәм башкалар), орден һәм медальләр, нумизматика һәм бонистика, шулай ук археология һәм таксидермия коллекцияләре бар.
Шулай ук шәһәрдә А.М.Горький исемендәге заводның Сугыш һәм хезмәт даны музее (1970 елдан, якынча 15 мең саклау берәмлеге), Сәнгать галереясы (2002 елдан, 300 тирәсе хәзерге сәнгать әсәрләре) бар. Апостол Андрей Первозванный (1998–2011 елларда, архитектор А.А.Спориус), Иоанн Кронштадский (1999 елда), Казан Мәрьям Ана иконасы (2006–2008 елларда), «Сөенеч һәм Юаныч» Мәрьям Ана иконасы (2012–2013 елларда), изге Николай Чудотворец (2010–2015 елларда) чиркәүләре; “Тарихи” (1980– 1981 елларда), “Тынычлык” (2011 елда), “Җамигъ” (2017 елда) мәчетләре төзелгән.
1967 елда Зеленодольскида Дан монументы һәм Мәңгелек ут белән Җиңү паркы ачыла (архитекторы В.А.Тюрин), “Солдатлар” скульптур композициясе, (1970 ел, скульпторы — Ю.Ушаков), сугышчы-интернационалистларга һәйкәл (1993 ел), Геройлар аллеясы (2000 ел), һәлак булган якташларның исемнәре белән мемориал (2005 ел), тыл хезмәткәрләренә (2010 ел) һәм локаль конфликтларда һәлак булганнарга һәйкәлләр (2012 ел), хәрби техника үрнәкләре урын алган.
1967 елда А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы территориясендә, Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булган һәм шул елларда эшләгән эшчеләргә һәйкәл буларак, 1942 елда хезмәткәрләрнең ихтыяри иганәсенә ясалган һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан “Калюжный” БКА-75 бронекатеры куела.
Шулай ук шәһәрдә В.И.Ленинга 2 һәйкәл, Серго исемендәге завод эшчеләренең сугыш һәм хезмәт даны монументы (1985 ел, авторлары Р.К.Хәертдинов, А.Н.Анюкин), “Комсомолец” стадионы янында футболчы В.М.Колотовка һәйкәл (2004 ел, скульпторы А.Кислов), радиация һәлакәтләрен юкка чыгаручыларга (2012 ел), контр-адмирал Д.Д.Рогачёвка (2013 ел), Сугыш чоры балаларына (2014 ел) һәйкәлләр урнаштырылган.
Шәһәрнең төньяк-көнчыгыш чигендә археология истәлеге – Зеленодольск туктаулыгы (энеолит дәвере) табыла.
Зеленодольскиның спорт инфраструктурасы ”Комсомолец” (1950 елларда нигезләнә, 2004 елдан В.М.Колотов исемендә) стадионын, “Авангард” (1930 елларда “Судостроитель” стадионы буларак нигезләнә), “Маяк” (1971 елдан) спорткомплексларын, “Ледокол” спорт боз сараен (2008 елдан), “Дельфин” Яхт−клубын (2011 елдан), “Метеор” спорт-сәламәтләндерү комплексын (2014 елдан), “Зеленодольск” футбол манежын (2020 елдан) һәм башкаларны берләштерә.
Зеленодольск халкына медицина ярдәмен Үзәк район хастаханәсе (1933 елларда шәһәр хастаханәсе буларак нигезләнә, бинасы 1970−1971 елларда салына), 4 олылар, 2 балалар, стоматология поликлиникалары, ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе, медицина профилактикасы үзәге һәм башкалар күрсәтә; «Волга» (1988 елдан), «Дельфин» (1994 елдан) санаторий-профилакторийлары бар.
И.Н.Андреев (1938–2008) — электрохимик, химия фәннәре докторы, профессор;
Д.З.Әхмәтова (1946 елда туган) — педагогика фәннәре докторы, ТРның атказанган укытучысы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация институтының Педагогик инновацияләр һәи инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институты директоры (2017 елдан);
Р.Ф.Байкиев (1957 елда туган) — биохимик, медицина фәннәре докторы, профессор;
Л.И.Белякова (1929 елда туган) — логопед, медицина фәннәре докторы, профессор;
М.В.Бобков (1959 елда туган) — фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсенең инженер‑конструкторы (1980–2010 елларда);
Е.И.Богданов (1938–2007) — физика-математика фәннәре докторы, профессор;
В.Н.Бортяков (1949 елда туган) — балет артисты, педагог, ТАССРның халык артисты;
Ф.В.Буданов (1903, Кабачищи авылы — 1976) — контр‑адмирал, хәрби тарихчы, Ленин ордены, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;
Е.К.Вәлиев (1944–2018) — нейрохирург, медицина фәннәре докторы, ТРның атказанган табибы;
Г.В.Васильев (1933–2005) — авиация технологияләре өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, профессор;
Ф.Р.Газизуллин (1946 елда туган) — дәүләт эшлеклесе, Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзының Зеленодольск шәһәр комитетының беренче секретаре (1969–1973 елларда), РФ дәүләт мөлкәте, мөлкәти мөнәсәбәтләр министры (1997–2004 елларда);
Д.Ф.Гарипова (1991 елда туган) — җырчы, ТРның атказанган артисты; Р.А.Гыйләҗев (1951 елда туган) —нәкышьче, рәссам‑монументальче, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;
Р.Ш.Гобәйдуллин (1960 елда туган) — хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТР дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру дәүләт комитеты рәисе (1996–1997 елларда), ТРның икътисад һәм сәнәгать министры (1998–1999 елларда);
Л.И.Дядькова (1952 елда туган) — опера җырчысы, РФнең халык артисты; Е.В.Железняков (1951 елда туган) — СССР Дәүләт бүләге лауреаты, “Серго исемендәге завод»”җитештерү берләшмәсе электромонтёры (1969 елдан); И.И.Зюзюкин (1932–2015) — язучы, журналист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре;
Р.Ф.Кәлимуллин (1957 елда туган) — композитор, ТССРның, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, РФнең халык артисты, ТР (1989 елдан), РФ (2015 елдан) Композиторлар берлеге рәисе, ТРның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты;
Ю.А.Кирсанов (1940 елда туган) — җылылык физикасы галиме, техник фәннәр докторы;
Т.И.Комлева (1956 елда туган) — химик‑технолог, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты;
М.В.Корочкин (1947 елда туган) — фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган машина төзүчесе, Чистай «Автоспецоборудование» заводында директор, директорлар советы рәисе (1996 елдан);
А.Г.Корсаков (1941 елда туган) — химик‑технолог, техник фәннәр докторы, РФ Дәүләт бүләге лауреаты;
Е.В.Курнаков (1941–1997) — инженер‑технолог, СССР Дәүләт бүләге лауреаты;
А.В.Ларьков (1989 елда туган) — спортчы (чаңгы спорты), РФнең атказанган спорт остасы, дөнья ярышлары һәм Олимпия уеннары призёры (2017–2019 елларда);
К.Ә.Мостафин (1932 елда туган) — математик, физика‑математика фәннәре кандидаты, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, шагыйрь;
О.П.Орлов (1942 елда туган) — суднолар төзүче, СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты;
М.В.Панасюк (1955 елда туган) — икътисади география белгече, география фәннәре докторы, Казан федераль университетының география һәм картография кафедрасы мөдире (2011 елдан);
М.Л.Пономарёва (1959 елда туган) — генетика белгече, биология фәннәре докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты;
А.А.Савельев (1957 елда туган) — эколог, биология фәннәре докторы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, профессор;
Р.И.Ситдыйков (1957 елда туган) — ветеринария фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Казан ветеринария институтының ветеринария факультеты деканы (2000–2006 елларда);
Р.С.Төхфәтуллин (1947 елда туган) — физик, техник фәннәр докторы, профессор;
И.Ф.Фазылҗанов (1968 елда туган) — рәссам-зәркәнче
Н.Ф.Фәтхулллин (1954 елда туган) — физика‑математика фәннәре докторы, профессор;
В.Н.Хисамова (1957 елда туган) — тел галиме, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган укытучысы;
М.М.Шаһиев (1951 елда туган) — «Союзгосцирк», Зур Мәскәү циркы акробат‑жонглёры, ТРның халык артисты;
В.И.Шимко (1938–1998) — дәүләт эшлеклесе, СССР радиосәнәгать министры (1987–1991 елларда);
К.Г.Янбулатова (1933 елда туган) — балет артисты.
Зеленодольск белән:
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.