Ясалма грунт яшелчәчелек һәм чәчәкчелекне төньяк районнарда җәелдерергә, ел дәвамында продукция алырга, үстерелә торган авыл хуҗалыгы культураларының ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек бирә.

Корылмаларның гади төрләренә җылытылмый торган грунт — түтәлләр, салкын үрентеләр урыны һәм салкын төннәрдә җылы чыгармый торган материаллар белән каплана торган тигез өслекле кишәрлекләр керә.

Культивацияле корылмаларның төп төре — кышкы һәм язгы теплицалар.

Кышкы теплицалар ел дәвамында яшелчә продукциясе җитештерү өчен файдаланылалар, алар микроклимат белән, сугаруны көйләүне, углекислый газ, минераль ашламалар эремәсен бирүне автомат идарә итү системасы белән җиһазландырылган.

Язгы теплицалар, пыяла яисә плёнка белән капланган, яз башыннан көзгә кадәр файдаланылалар. Теплицаларның махсус тибы — шампиньон үстерә торган корылма.

Татарстанда беренче ябык грунт сәнәгать предприятиесе буларак 7 нче Казан теплица-парник комбинаты барлыкка килә (1956 ел, 1964 елдан — Казан теплица савхозы), анда 4,9 га мәйданда Ябык грунтта яшелчә үстерү 1956 елда 116,2 т, 2003 тә 1750 т тәшкил итә.

Татарстан Республикасында теплицаларның гомуми мәйданы якынча 150 га, шулардан кышкылары — 97,6 га, язгылары — 48,7 га, җылытылган грунт — 200 га дан артык, шампиньон үстерә торганнары — 1 га.

Иң зур кышкы теплицалар Яшел Үзән районының «Майский» савхозында (49 га), Тукай районының «Весенний» савхозында (31 га, шул исәптән шампиньон үстерә торганы 1 га) төзелә.

Ябык грунтта уртача еллык яшелчә үстерү Татарстан Республикасы буенча 27–30 мең т тәшкил итә. Кышкы теплицаларда уңыш 1 м² дан 33–35 кг һәм аннан да артык алына.

Авторлар – И.Н.Афанасьев, П.М.Крайнов