1977 елда җәмәгатьчелек тәртибендә 61 нче тимерьюлчылар мәктәбе укытучысы И.Л.Сандлер тарафыннан оештырыла.

2002 елда төбәк тарихы музее буларак ачыла, 2003 елдан хәзерге исемдә. 2003–2005 елларда Татарстан Республикасы Милли музее филиалы, 2006 елдан муниципаль музей.

Мәдәният сараеның икенче катында урнаштырыла. Экспозиция мәйданы – 800 кв.м., фондында 6 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә. Экспозицияләр 6 залда урнаштырыла.

« XX йөз башында Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы үсеше» бүлегендә иң эреләреннән берсе булган Бөгелмә – Нурлат тимер юл станцияләре төзелеше, Октябрь (хәзер Нурлат) районының оешуы турындагы материаллар; Нурлат станциясенең беренче биналары һәм торак йортлары, тимерьюлчылар фотосурәтләре, станциянең беренче чаңы һәм станцияне тыштан яктыртучы электр лампасы, вагон фонарьлары күргәзмәгә куела.

«Гражданнар сугышы һәм колхозлар оешу» бүлеге районның 1917 елдан соңгы тарихын ача.

«Истәлекләр залы»нда 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры П.Е.Михеевның ордены, Советлар Союзы Геройлары Н.А.Козлов, А.И.Кузнецов, М.Е.Сергеев, Н.К.Синдряковның документлары һәм фотосурәтләре, сугыш вакытындагы азык-төлек карточкалары, фронттан килгән хатлар, Мәскәүдән эвакуацияләнгән хәрби заводның мина һәм снарядлар чыгаруы турындагы материаллар урын алган.

«1950–1980 елларда Нурлат һәм район» экспозицияләр залы сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният үсеше тарихы белән таныштыра.

Аерым зал район нефтьчеләренә багышлана, анда Соцалистик Хезмәт Геройлары Г.К.Гыйматдинов, З.Т.Тимерҗанов һ.б.ның документлары һәм фотосурәтләре куелган.

«Бүгенге Нурлат» бүлеге соңгы елларда райондагы үзгәрешләр турында сөйли.

Экспонатлар арасында – XX йөз башы телефон аппараты, «Кызыл Октябрь» заводының 1937 елда чыгарылган мотоциклы һ.б. бар.

Ел саен Җиңү бәйрәме (9 май), Халыкара музейлар көне (18 май) үткәрелә.

Музей директоры Ф.З.Морзаханова (2002 елдан).