- РУС
- ТАТ
1956 елда мәктәп музее, 1982 елда ТАССР Берләштерелгән Дәүләт музее (хәзер ТРның Милли музее) филиалы буларак ачыла, 2007 елдан муниципаль музей.
Элеккеге колхоз идарәсенең агач бинасында урнашкан. Экспозиция мәйданы – 220 м2. Коллекциядә 9500 дән артык саклау берәмлеге исәпләнә. Музей коллекцияләренең төп өлешен укытучы А.З.Азизова җитәкчелегендә мәктәп балалары туплаган һәм авыл тарихына багышланган коллекцияләр алып тора.
Экспозициянең төп бүлекләре: «Иске Шәйморза авылы тарихы», «Авылда колхоз төзелеше», «Авылда пионер һәм комсомол хәрәкәтләрен оештыручылар», «Бөек Ватан сугышы елларында авылда яшәүчеләрнең тормышы», «Шәйморзалыларның хезмәт даны», «Социалистик Хезмәт Герое Ә.Ш.Әбдриевнең тормышы һәм эшчәнлеге», «ТРның халык артисты Г.М.Рәхимкуловның тормышы һәм иҗаты», «Татарларның милли традицияләре». Экспозицияләрне В.А.Попов бизи.
Музейның аеруча мөһим экспонатлары булып татарлар һәм чуашларның XIX йөз ахыры – XX йөз башындагы көнкүреш әйберләре, XVIII–XX йөз акчалары, гарәп хәрефләре белән язылган китаплар, авиаинженер Н.Әхтәмов, М.Азизов, Ә.Әбдриевләрнең шәхси әйберләре, документлар, сирәк китаплар һәм 1952–1967 елларда Япониядә эшләгән совет разведчиклары Б.Алимова һәм Ш.Хәмзинның документлары һәм фотосурәтләре коллекцияләре санала.
Музей ел саен Җиңү (9 май), Халыкара музейлар һәм «Бүләк кабул итү» (10–18 май), Татарстан Республикасы (30 август), Укытучылар (5 октябрь) көннәрен билгеләп уза.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.