Берләштерелгән Дәүләт музее филиалы буларак 1993 елда ачыла, 2001 елдан ТР Милли музее филиалы, 2006 елдан муниципаль музей. 9 катлы йортның 1 нче катында урнашкан. Экспозиция мәйданы 361,3м2, төп фондында 2017 саклау берәмлеге исәпләнә.

Әлмәт төбәге тарихына багышланган экспозиция 4 залны били. Төбәкнең борынгы тарихын Көнчыгыш Кама аръягыннан җыелган, неолит дәвереннән урта гасырлар ахырына кадәрге вакыт арасына караган археологик табылдыклар чагылдыра. Палеонтологик табылдыклар, Тайсуган хәзинәсе әйберләре дә (хезмәт һәм сугыш кораллары, ат дирбиясе детальләре һәм казан) күрсәтелә. Татар өе интерьеры көнкүреш кирәк-яраклары, өс киемнәре, төбәк халкының XIX йөз ахыры – XX йөз башына нисбәтле зәркән бизәнү әйберләре белән таныштыра. Шулай ук шәһәрнең танылган шәхесләре: Социалистик Хезмәт Геройлары Ә.В.Вәлиханов, Н.Г.Драцкий, Р.С.Саттаров, Ә.Ш.Сафиуллин; язучылар Ә.М.Маликов, С.Г.Сөләйманова, язучы, композитор Р.Н.Вәлиуллин һ.б.ның мемориаль әйберләре һәм документлары урнаштырылган. Экспозициянең Бөек Ватан сугышына багышланган бүлегендә якташлар, шул исәптән Советлар Союзы Геройлары М.Ә.Әхмәдуллин, Н.Е.Токарликов, турындагы материаллар, «катюша»лар дивизионы командиры Б.А.Йосыповның шәхси документлары, совет һәм немец солдатларының каскалары һ.б. куелган. «Монда минем Ватанымның башы» бүлеге Көнчыгыш Кама аръягының Көньяк-Көнчыгыш өлеше фаунасы белән таныштыра. Хайваннар дөньясы далада һәм урманнарда, кечкенә елгалар буйларында яшәүче хайваннарның карачкыларында чагылыш таба. Шулай ук Идел буе халыкларының милли костюмнары күрсәтелә, өй эченең бер өлеше – чәй эчү почмагы күренеше тәкъдим ителә.

Аеруча мөһим экспонатлар арасында XIX йөз ахырында тукылган әйберләр коллекциясе (100 саклау берәмлеге), археологик табылдыклар коллекциясе (100 саклау берәмлеге) бар.

Музей ел саен Җиңү көне (9 май), Халыкара музейлар көне (18 май), балаларны яклау көне (1 июнь), шәһәр көне (3 ноябрь) үткәрә.