1970 елда җәмәгатьчелек тарафыннан оештырыла, 1990 елда Берләштерелгән дәүләт музее (2001 елдан ТРның Милли музее) филиалы буларак ачыла, 2007 елдан муниципаль музей. ХХ йөзнең 1 нче яртысында төзелгән агач йортта урнашкан (элек район хәрби комиссариаты). Экспозиция мәйданы – 105 м2. Музей коллекциясендә 1500 саклау берәмлеге исәпләнә.

Дүрт залны биләгән экспозиция төбәк тарихына, районда туган күренекле шәхесләргә багышлана. Палеонтология, археология коллекцияләре, чуашлар һәм татарларның, көнкүреш әйберләре һәм өс киемнәре (XIX йөздә тукылган сөлгеләр, XX йөз башы туку станогы һәм җеп эрләү станогы) урын алган. «Районның хезмәт даны» бүлегендә Социалистик Хезмәт Геройлары Ә.Ш.Әбдриев, У.Г.Алиев, П.В.Дементьев, Л.В.Дергунов, А.Ф.Мокшин, С.Е.Немасев, Р.М.Низаметдинов, А.С.Сабирҗанов фотосурәтләре һәм документлары бар. Бөек Ватан сугышына багышланган бүлектә «Үлем үзәне»ннән (Новгород өлкәсендә 2 нче удар армия сугышкан урыннардан) табылган совет һәм немец кораллары үрнәкләре, солдат көнкүреше әйберләре, сугыш чорындагы телефон аппараты куелган. Советлар Союзы Геройлары З.З.Алимов, Н.Г.Фазлаев, И.К.Хәкимов, С.А.Уганин, П.С.Юхвитов, Дан орденының тулы кавалеры З.М.Арсланов, Россия Герое Г.Г.Хәйруллин документлары тупланган. Бүлекләрнең берсе Чүпрәле районында туган күренекле шәхесләр – шагыйрь-публицист Ш.Мөдәррис, шагыйрь З.Нури, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты Р.Таҗетдинов, ТАССРның халык артисты Һ.Солтанов һ.б.ның тормыш юллары һәм иҗади эшчәнлекләре белән таныштыра.

Аеруча мөһим экспонатлар арасында этнография, палеонтология коллекцияләре, З.Нуриның шәхси китапханәсеннән китаплар, орденнар һәм медальләр бар.

Ел саен Җиңү бәйрәме (9 май), Халыкара музейлар (18 май), Чүпрәле районы оешу (10 август), Татарстан Республикасы (30 август) көннәре уздырыла.