- РУС
- ТАТ
1998 елның 17 сентябрендә ачыла. 2001–2006 елларда ТР Милли музее филиалы; 2007 елдан муниципаль музей. Авыл җирлеге советының ике катлы кирпеч бинасында урнашкан. Экспозиция мәйданы — 77 м2, төп фонд 450 саклау берәмлегеннән тора.
Экспозиция бер залда оештырыла. Күргәзмәдә Ф.Г.Кәриминең китаплары, документлары, мемориаль әйберләре, аның әнисе Мәгъсүмә абыстайның фотосурәтләре, шәхси әйберләре һәм әтисе Г.Кәримовның документлары, Р.Фәхретдин турындагы материаллар бар. Мөхәррире Ф.Кәрими булган «Вакыт» газетасы төпләмәсе (1909) күргәзмәгә куелган. Экспозиция бүлегендә авыл тарихына багышланган документлар, XIX йөз ахыры — XX йөз башы татар халкының гамәли бизәлеш сәнгате һәм көнкүреш әйберләре; XX йөз башы крәстиян агач йортының эчке күренеше күрсәтелә.
Ел саен Ф.Кәриминең туган көне (30 март), Халыкара музейлар көне (18 май), Г.Кәримовның туган көне (1 октябрь) билгеләп үтелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.