1990 елдан ТРның Берләштерелгән (хәзер Милли) музее филиалы, 2007 елдан муниципаль музей. 1985 елда ачыла.

1 нче гильдия сәүдәгәр И.Н.Бекетов йортында (1902–1903, тарих һәм архитектура истәлеге) урнашкан. Экспозиция мәйданы – 125 м2, күргәзмә залы – 88 м2, коллекция 10 меңгә якын саклау берәмлегеннән тора. Экспозиция 8 залны били, төбәкнең борынгы чорлардан алып безнең көннәргә кадәрге тарихын чагылдыра.

Төп бүлекләре: палеонтология, Зәй шәһәренең төзелү тарихы, XX йөз төбәк тарихы. Палеонтология, этнография, нумизматика коллекцияләре, документлар, атаклы зәйлеләрнең фоторәсемнәре һәм мемориаль әйберләре урын алган. «Кама аръягы саклау чиге» экспозиция бүлеге Зәй шәһәренең XVII йөз уртасы тарихын ача. Экспонатлар арасында: Зәй крепосте макеты (авторы Е.Ф.Хохлов), 1675 елда патша Алексей Михайловичның Зәйгә хезмәткә җибәрелгән воевода И.Л.Тургеневка бирелгән «Боерык кәгазе»нең («Наказная память») фотокүчермәсе, беренче мәртәбә халык санын исәпкә алу (1719) мәгълүматлары буенча крепостьта яшәүчеләрнең исемлеге (1719), 1830 елларда Яңа Чишмә полкына кергән Зәй гарнизоны составы, капитан Николай Рычковның 1769–1770 еллардагы «Көндәлек язмалар журналы» («Журнал для дневных записок»), 1774 елның гыйнварында Зәй крепостеның Е.И.Пугачёв гаскәренә бирелүе турындагы суд тикшерүе документлары тупланган «Капитан Мертвецов, секунд-майор Лопатин һәм майор Савинич эше»нең фотокүчермәләре һ.б. бар.

1917 елдан соңгы төбәк тарихына багышланган экспозиция бүлегендә 1920 елгы «Сәнәкчеләр» фетнәсе турында материаллар: фоторәсемнәр, документларның һәм шаһитлар хатларының төп нөсхәләре урын алган. Этнография бүлегендә руслар, татарлар, чуашларның костюмнары һәм көнкүреш кирәк-яраклары, халыкның гамәли бизәлеш сәнгате һәм нәфис һөнәрчелек әсәрләре күрсәтелә. Музейда Зәй рәссамнары: М.А.Голов, С.А.Цыганов, Г.Л.Уразайкин, В.В.Хрулёв, В.В.Панов һ.б.ның әсәрләре коллекцияләре саклана. Музейның аеруча мөһим тупламалары арасында палеонтологик, археологик, XVIII-XIX йөзләргә караган нумизматик коллекцияләр бар. Экспонатлар исәбендә – Зәй мәгърифәтчесе Н.С.Гушинның сәгате (XIX йөз уртасы), Златоуст осталары эшләгән кынлы кылыч (1896), дугага асыла торган кыңгыраулар (XIX йөз ахыры – XX йөз башы) һәм 1930–1980 еллардагы совет фарфор коллекцияләре.

Ел саен Халыкара музейлар көне (18 май) уздырыла.