2004 елда ТР МК Карары нигезендә Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее филиалы буларак оештырыла. 2005 елның 23 августында ачыла.

«Казан Кремле» музей-саклаулыгы территориясендә элекке юнкерлар училищесе бинасында урнаша. Экспозиция мәйданы — 2665 м2. Фондларында 4 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә. Даими экспозициядә — XVIII йөз — XXI йөз башы Татарстан сынлы сәнгать һәм гамәли бизәлеш сәнгате әсәрләре. Татар сынлы сәнгатенә нигез салучы Б.И.Урманче иҗаты монографик рәвештә тәкъдим ителә. Х.Г.Якуповның үз әсәрләреннән торган шәхси галереясы да бар.

«Хәзинә»нең күргәзмәләре хәзерге заман милли һәм төбәк, туган як һәм дөнья сынлы һәм гамәли бизәлеш сәнгатьләренең үсеш процессларын чагылдыра.