Чепья авылында «Халыклар дуслыгы» музее. Халыкның көнкүреш әйберләре экспозициясе

1965 елның 1 маенда оештырыла, 1967 елның 24 маенда ачыла. 1989–2006 елларда ТР Милли музее филиалы; 2007 елдан муниципаль музей.

Экспозиция мәйданы — 450 м2, коллекцияләрендә 15480 саклау берәмлеге исәпләнә. Аларның нигезен укытучы һәм музейны оештыручы Г.Г.Галиев туплаган бер мең экспонат тәшкил итә.

Махсус төзелгән ике катлы бинаның 9 залында урнашкан экспозиция төбәк тарихын яктырта. Төп бүлекләр: «Төбәк территориясендә археологик казу эшләре», «Төбәк халыклары этнографиясе», «Төбәк Беренче рус революциясе елларында (1905–07)», «Төбәк Бөек Ватан сугышы елларында», «Төбәк табигате», «Төбәктә авыл хуҗалыгы».

Экспозициянең зур өлешен палеонтологик һәм археологик коллекцияләр: Шушма елгасы буенда казу эшләре вакытында табылган мамонт теше (озынлыгы 2 м га якын, авырлыгы 137 кг), ук очлыклары, ыргаклы сөңге, таш чүкеч һәм балта һ.б. тәшкил итә. Табигый фонд экспонатлары арасында — көрән аю (биеклеге 2 м 32 см), бүре, селәүсен һ.б. хайваннар сөкәтләре.

Этнографик комплекслар төбәк территориясендә яшәүче татарларның, удмуртларның, мариларның, русларның, чуашларның XIX йөз — XX йөз башы көнкүреш һәм матди мәдәният предметларын (кием-салым, хезмәт кораллары, өй җиһазлары, халык гамәли бизәлеш сәнгате предметлары: туку, чигү, камали — удмуртларда тимер акчадан күкрәк бизәнү әйберләре) үз эченә ала. XIX йөз Тула самоварлары, 1820 елда Согуд Гарәбстаныннан кайтарылган комган, XIX йөз уртасы Швейцария сәгате экспозициягә куелган. Интерьер комплексы М. Мөлековның XIX йөз ахыры — XX йөз башы сәүдәгәр кибете күренешен чагылдыра. Кораллар коллекциясе төрле елларда район территориясендә табылган үрнәкләрне колачлый.

Экспонатлар арасында — 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышыннан калган тимер кистән, русларның Тулада эшләнгән тантана кылычы (1840), француз хәнҗәре (1855), төрек кылычы (1858), шулай ук соңгы елларда Америка, Бельгия, Төркия, Германиядә җитештерелгән кораллар: винтовкалар, наганнар, маузерлар һ.б. Төбәк территориясеннән Себер тракты үткән, бу шулай ук экспозициядә чагылыш таба: кул богаулары, Малмыж вакытлыча тоту төрмәсеннән XIX йөз ахыры зынҗырлары, 1905–1907 елларда сәяси сөргендәге грузиннарның көнкүреш әйберләре урын алган.

Язма чыганаклар һәм китаплар арасында — чиркәү-приход мәктәбен тәмамлау турында таныклык (1880), «Вотякларда алар турында беренче тарихи хәбәрләр заманыннан XIX йөзгә кадәр христианлык» («Христианство у вотяков со времени первых исторических известий о них до 19 в.», 1899), «Романовлар йортының патшалык итүенең өч йөз еллыгы» («Трёхсотлетие царствования Дома Романовых», 1913) һ.б. XIX йөз уртасыннан авыл хуҗалыгыүсеше, колхозлар оешу һәм кулакларны бетерү тарихы, сугыштан соңгы чор тулы итеп чагыла.

Авыл хуҗалыгы кораллары арасында — агач сабан, имән китмән һ.б. Экспозициянең зур бер бүлеге Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары (төбәктә яшәүчеләр дә катнаша) тарихына багышлана. Бик зур бүлекне авыл тарихында тирән эз калдырган шәхесләргә багышланган материаллар тәшкил итә. Музейның аеруча кыйммәтле коллекцияләре: этнография (1170 берәмлек), археология (150 берәмлек), сирәк китаплар (200 якын берәмлек), кораллар (24 берәмлек), нәкышь әсәрләре (53 берәмлек).

Музей ел саен музей оешу һәм ачылу көннәрен, Г.Тукайның туган көнен (26 апрель), Җиңү көнен (9 май), Халыкара музейлар көнен (18 май) билгеләп үтә.

Музей тарафыннан «Халыклар дуслыгы» музее» буклеты нәшер ителә (2003).

Чепья авылында «Халыклар дуслыгы» музее. Удмурт һәм татар милли костюмнары