Педагогика училищесе коллективы (директоры И.Б.Уткин) тырышлыгы белән оеша, 1970 елның 3 мартында ачыла.

1984–1985 елларда яңартып корыла (рәссам Ф.А.Равилов). 1993 елдан Татарстан Республикасының Милли музее филиалы, 2006 елдан муниципаль музей.

Элеккеге реаль училище бинасында (1912 ел, хәзер педагогия көллияте) урнашкан, 1941 елда биредә М.М.Җәлил хәрби-сәяси курслар тәмамлый. Бинага мемориаль такта куела (1985 ел).

Музей гомуми мәйданы 70 м² булган бер аудиторияне били. Аның фондларында 2000 саклау берәмлеге исәпләнә. Тарихи-документаль экспозиция Җәлилнең Минзәләдәге тормышына багышлана: фоторәсемнәр, шагыйрьнең туганнары һәм көрәштәшләре хатирәләренең кулъязмалары, сирәк китаплар коллекциясе; Волхов фронтының Җәлил яраланган һәм әсирлеккә төшкән «Үлем үзәне»ндә табылган сугыш кораллары, солдат кирәк-яраклары һ.б.; курсантларның тормышын һәм көнкүрешен чагылдыручы төрле әйберләр (сугыш, йорт кирәк-яраклары, хезмәт кораллары), рәссамнар Н.Хәбибуллин, Н.Бикташев, А.Каретниковның М.Җәлилгә багышланган нәкышь һәм графика әсәрләре тупланган.

Музейның аеруча мөһим экспонатлары булып Җәлилнең әдәби-мемориаль әйберләре: урындык, мандолина, патефон, шагыйрьнең Минзәлә районы җитәкчеләренә фронттан язган хатлары, имзасы куелган «Хат ташучы» җыентыгы санала.

Музей директорлары: В.Һ.Һадиев (1970–1996 ллар), Ф.С.Һадиева (1996–1999 еллар), А.В.Григорьева (1999 елдан).