Эчтәлек

«Мең дә бер кичә» хикәятләренең берсенә барып тоташа.

Гарәп нөсхәсе нигезендә фарсы версиясе барлыкка килә. XVI йөздә үзбәк шагыйре Мәҗлиси, фарсы версиясенә таянып, төрки вариантын яза. Татар халкында гомумтөрки китап тексты нигезендә дастанның күпсанлы китап, кулъязма һәм фольклор версияләре барлыкка килә һәм тарала.

Дастанның баш каһарманы  – хан углы Сәйфелмөлек, төшендә Сәхипҗамал исемле матур кызны күреп, аны эзләргә чыгып китә. Хан үзенең улы белән бергә вәзирнең улын һәм 50 колны җибәрә. Барлык коллар һәм дөяләр үлеп, шактый сыналганнан соң, Сәйфелмөлек белән вәзир улы төбендә дию урлаган Сәхипҗамал яши торган диңгезгә барып җитәләр. Каһарман егет, бармагында пәйда булган Сөләйман пәйгамбәрнең тылсымлы балдагы ярдәме белән төрле катлаулы хәлләрдән чыга (балдак пәйда булу – төрки телле эпосның традицион мотивы). Сәйфелмөлек диюне үтерә, Сәхипҗамал үзен коткаручыга гашыйк була. Әмма аның атасы – җеннәр патшасы – кызын кешеләр дөньясыннан булган егеткә бирәсе килми. Төп каһарман патшаның мәкерлелеге аркасында һәлак була. Егетнең үлемен күтәрә алмыйча, Сәхипҗамал үз-үзенә кул сала (фаҗигале тәмамлану урта гасырлар төрки-татар дастан эпосына хас). Дастан версияләре Себер һәм Әстерхан татарлары, башкортлар һәм Кавказ халыклары арасында таралган.

Беренче тапкыр дастан XX йөз башында нәшер ителә. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор һәм музыка фондларында дастанның Татарстан Республикасында, Мордва Республикасында, Горький (хәзер Түбән Новгород), Новосибирск, Омск, Пенза, Төмән, Чиләбе өлкәләрендә язып алынган 9 варианты бар.

«Сәйфелмөлек» дастанын өйрәнү белән М.И.Әхмәтҗанов шөгыльләнә.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Дастаннар. Казан, 1984.

«Сәйфелмөлек китабы» // Рәми И., Даутов Р. Әдәби сүзлек. Казан, 2001.

Автор – Ф.И.Урманчеев